ЧЫМЫРДА’У ф. 1) Әче камыр, кайбер шәраблар һ.б.ш. газ чыгарып, сузып әйтелгән [ш] авазын хәтерләтә торган тавыш барлыкка китерү. Берәр стакан гына әллә нинди чымырдап, күбекләнеп торган су эчерделәр. М.Галәү. Учыңда кош оясы кебек җайлы урнашкан касәдә салкын кымыз чымырдый. М.Галиев 2) Тәндә җиңелчә генә өшетү, чәнчешү, тартышу, калтырау тойгысы барлыкка килү. Бу тавыш Әхәтнең йөрәгенә барып бәрелгәч, тәне чымырдады... А.Алиш Чымырдап кую Кинәт кенә чымырдау. Ул төн исенә төшкән чакларда әле хәзер дә тәннәре чымырдап куя Фәләхнең. В.Нуруллин Чымырдап китү Кинәт чымырдау. Төсе әллә нидән булмаса да, нык, калын тукымадан тегелгән яңа пәлтәне күргәч, куанычымнан тыннарым кысылып, тәннәрем чымырдап китте. В.Нуруллин. Мөнирәнең тәне чымырдап китте. Г.Әпсәләмов Чымырдап тору Даими, гел чымырдау; хәзерге моментта чымырдау. Шулвакыт минем аркамда суык чымырдап тора, вә мин ихтыярсыз, хәзер генә сүнеп, капкачы ябылган мич янында торып кына, бабай белән сөйләшә ала идем. Г.Тукай. Таһирның йөрәге җилкенеп, тәне чымырдап торды. Г.Гыйльманов Чымырдый башлау Чымырдарга тотыну. Шул искә төшсә, әле дә тәннәрем чымырдый башлый. Г.Гыйльманов |