ЧЫМЫРДАТУ ф. йөкл. юн. к. чымырдау. Тәнне чымырдатып, йөрәкне сикертеп, ачы хатирәләр бер-бер артлы алышындылар: беренче зур кайгы анасының үлүе булды. А.Алиш. Умрау сөягемә типте йөрәк, суык чымырдатты канымны. Р.Харис

Чымырдата башлау Чымырдатырга тотыну. Тәнне чымырдата башлады

Чымырдатып алу Бераз чымырдату. Бу саф һава Хәлимә туташны бик тиз кочаклап алганга, электрик куйган кебек, аның тәннәрен чымырдатып алды. Г.Исхакый. Бүтән планеталарга барып ирешкәч, Җир тавышы да шундый якын, үз, йөрәкне чымырдатып ала торган булыр. Ш.Галиев

Чымырдатып җибәрү к. чымырдата башлау. Инде Разиләсез дә калыйммы, дигән уй тәннәремне тагын да чымырдатып җибәрде. Р.Рахман

Чымырдатып кую Кинәт кенә чымырдату. Әхмәтнең тавышы бик тә моңлы, аның җыры тәннәрне чымырдатып куя иде. Г.Бәширов

Чымырдатып тору Әледән-әле, гел чымырдату; хәзер, әле чымырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә