ЧЫЛТЫ’Р-ЧЫЛТЫР иярт. 1. 1) Чишмә, кечкенә елга ташларга бәрелеп акканда барлыкка килгән тавышны белдерә. Тау астында салкын чишмә Чылтыр-чылтыр агадыр. Җыр 2) Металл, пыяла кебек каты нәрсәләр бер-берсенә кат-кат бәрелгәндә барлыкка килгән тавышны белдерә 3) Берәр электроник җайланма, телефон, ишек кыңгыравы сигнал биргәндә чыккан тавышларны белдерә. Чылтыр-чылтыр ... звонок, Хәзер пәрдә ачыла. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. Ташларга бәрелүдән характерлы тавыш чыгарып, чылтырап. Авылның түбән очындагы чишмәнең әргән уйнаган шикелле чылтыр-чылтыр агуы, этләрнең ялкау гына өреп алулары, кайдадыр Гафиятулла бабайлар ягында сыздырган гармун көенә кемнәрнеңдер кушылып җырлап җибәрүләре ишетелә. Г.Әпсәләмов. Бакчада гаҗәеп агачлар, гаҗәеп гөлләр үсә, түгәрәк күлләр елтырап ята, чылтыр-чылтыр чишмәләр агып тора. Ә.Еники |