ЧЫЛТЫРА’У ф. 1) Су ташларга бәрелә-бәрелә акканда үзенчәлекле тавышлар чыгару, чылтыр-чылтыр итү. Кояш кыздыра, кошлар сайрый, чишмәләр чылтырап ага. А.Алиш. Улаклардан, чылтырап, чишмә суы агып тора. А.Хәсәнов 2) Металл, пыяла һ.б.ш. әйберләр бәрелгәндә яңгыравык нечкә тавыш барлыкка китерү. Аның артыннан капканың биге чылтырап төште. А.Тимергалин 3) Телефон, ишек кыңгыравы һ.б.ш. үзенчәлекле сигнал бирү. Колакны ярып, кыңгырау чылтырады. А.Әхмәтгалиева 4) күч. Аһәңле, матур яңгырау (музыка тавышы тур.) Чылтырап алу Аз гына чылтырау Чылтырап китү Кинәт кенә чылтырау. Ул да булмады, дыр-р-р итеп капка бастырыгын шудырдылар, келә чылтырап китте, һәм Шәмсүннең каршында ук җилкәсенә кыска тун бөркәнгән Минәтнең иртәнге эңгергә төренгән түгәрәк йөзе пәйда булды. А.Вергазов Чылтырап кую Бер тапкыр чылтырау. Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. В.Нуруллин Чылтырап тору Әледән-әле чылтырау; озак вакыт чылтырау. Телефон чылтырап торды. Р.Харис Чылтырап яту сөйл. Чылтырау процессында булу. Менә шунда инде изге чишмә чылтырап ята. Г.Каюмов |