ЧЫЛТЫРАТУ ф. йөкл. юн. к. чылтырау . Равил велосипедының кыңгыравын чылтыратты. В.Нуруллин. Шундук, чулпыларын чылтыратып, апай да чыгып җитте. Г.Бәширов Чылтыратып алу Тиз генә, аз гына чылтырату. [Ирек:] Бабай, мин Ләйсәнгә чылтыратып алыйм әле. Г.Тарханова. Нәҗип, өйгә кайтыр алдыннан, өенә чылтыратып ала. Т.Галиуллин Чылтыратып җибәрү Кинәт чылтырату. Шул минутта тышта капка төбендә бик каты: «Гөрссс!.. Гөрссс!..» – иткән тавыш бу кечкенә өйнең тәрәзәләрен чылтыратып җибәрде. Г.Ибраһимов Чылтыратып йөрү Гел чылтырату. Сала малайларының күзен ут итеп, чирәмле тигез урамнарда каз бәпкәләре арасыннан кыңгырау чылтыратып йөрсен әле бер! А.Гыйләҗев Чылтыратып карау Сынау өчен чылтырату. Уйлый торгач, ул тормышны белүче ахирәтенә чылтыратып карарга булды. И.Хәйруллин Чылтыратып кую Бер тапкыр чылтырату Чылтыратып тору Даими яки әледән-әле чылтырату; хәзер чылтырату. Ул баянга кушылып уйнаганда, Сәгыйдулла абзый кыңгырау чылтыратып тора – Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ы искә төшә. И.Юзеев |