ЧЫЛТ иярт. Вак металл әйбер бәрелгәндә, суга балык чумганда барлыкка килгән һ.б.ш. өзек авазны белдерә. Күлнең кырыйларында сикерә-сикерә уйный торган балыклар да үзләреннән соң түм-түгәрәк сызык калдырсалар да, ул сызык киңәеп-зураеп югалганчы китсә дә, аларның да көмеш аркалары кояшка каршы ялтырап сәлам бирүләре күренсә дә, аларның да суга чылт итүләре дә шул тынлыкта бата иде. Г.Исхакый. Шулай диде дә, мине тәмам аптырашта калдырып, чылт итеп трубканы куйды бу. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә