ЧЫЛГЫЙЛАНУ ф. Очлары чылгый ясап очлаеп тору. Аның ялтырап торган чем кара куе чәче, бераз кысыла төшкән ялтыр кара күзләре, бераз кытайны хәтерләтә торган киң карасу йөзе, җәенкерәк борыны, ике якка чылгыйланып килгән кара мыегы күренү белән, һәммә кешенең күзен тарттылар. Г.Ибраһимов. Калын, таза муенлы булганга, җитү сакалы, чылгыйланып торган кырпак мыегы бик килешеп тора үзенә. Ә.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә