ЧЫЛГЫЙ и. 1. 1) Кошларның иң нык, иң калын һәм иң зур каурыйларыннан булган җилпенү каурые. Кошның чылгый каурыйлары аклы-каралы

2) иск. Озын киемнең чабуы. Чапан чылгые

3) Мыекның бөтереп куйган очы. Кешеләр, чылгый очындагы ярым айга, озынча төннекләргә бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, пышылдашып, үзара гөр киләләр. Н.Фәттах

4) Очы бөдрәләнеп килгән чәч тотамы

2. с. мәгъ. Озаеп, салынып, очлаеп торган. Шулай чарасыз пошаманда торганда, Исхакның күзенә, арык атын җай гына атлатып килүче, кабык арбалы, чылгый мыеклы бер агай чалынды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә