ЧЫЛБЫРЛА’У ф. 1) Чылбыр белән бәйләү. Закир абый Рексны чылбырлады да, Сарбайны оядан тартып чыгарып, малайларга атты. И.Гази. Ике ир, аны югарырак сөйрәп, тимер казыкка чылбырлап йозакладылар да, салмак кына атлап, киң елга борынында кояшка карап утырган кечкенә ызбага карап юнәлделәр. З.Мурсиев

2) күч. Иркенләп эш итү мөмкинлеген бетерү, ирексезләү. Әмма озакка бармады бу сызлау, барча вөҗүден ду китерде, уйларын үзенә чылбырлады. Х.Камал

Чылбырлап кую Тиз генә яки алдан чылбырлау. Пирамиданың фасад баскычына ике көймә чылбырлап куелган. А.Тимергалин. Кайчакларда, төннәрен шәһәр урамнарында йөри-йөри, мин яр буйларына килеп чыгам, анда чылбырлап куелган көймәләр күрәм. М.Вәлиев

Чылбырлап тору Гел, һәрвакыт чылбырлау; әле хәзер чылбырлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә