ЧЫЛБЫР и. 1. 1) Төрле формалы металл боҗраларны бер-берсенә кидереп ясалган бау. Икенче тапкыр качып тотылгач, аларны башта бер каталажкага ябып, качмасыннар дип, кул-аякларыннан стенадагы чылбырларга беркетеп куйдылар. Г.Әпсәләмов. Аннары, гаражга төшеп, Газинур муенчак, чылбыр алып менде. А.Хәсәнов 2) Кыйммәтле металлардан шундый бауга охшатып ясалган бизәнү әйбере. Чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән, өстенә бик тар күлмәк кигән, муенына нечкә алтын чылбыр белән түгәрәк кулон таккан, ялангач беләгенә төймә хәтле генә алтын сәгать бәйләгән җете кызыл иренле бер кыз белән Мансур баскычтан менеп килә иде. Г.Әпсәләмов 3) этн. Гадәттә көмештән, ташлар яки тәңкәләр белән бизәп ясалган изү каптырмасы яки муенга кия торган бизәнү әйбере 4) сөйл. Богау, зынҗыр. Буның аягына тимердән ясалган чылбыр кигезгәннәр. Г.Исхакый. Урманга чыгып югалмасын, мина-мазарга басып шартлый күрмәсен дип, авылдашлары Макриддина түтәйне бер землянкага ябып, чылбыр белән бәйләп тоталар. А.Хәсәнов 5) күч. Ирекне, азатлыкны буып торган нәрсә; зынҗыр. Тоткынлык чылбырыннан ычкына алу 6) күч. Нәрсәнең дә булса бер-бер артлы тезелеп, сузылып киткән төркеме. Иңкүлектән биек ур өстенә чылбыр булып тезелгән дружина калкып чыкты. В.Имамов. Чылбыр булып тезелгән кыр үрдәкләрен дә күңел күзем белән беренче тапкыр күрәм ләбаса. А.Әхмәтгалиева 7) күч. Бер-бер артлы эзлекле тезелеп барган уй-фикерләр, вакыйгалар теземе. Түләнгән гомерләрдән чылбыр ялгана – Мәңгелек чылбыры. М.Шабаев. Уяу чагында кеше бик томанлы гына күзаллаган нәрсәләр аның төшендә ныклы логикага нигезләнгән бер чылбыр булып тезелергә мөмкин. А.Тимергалин 8) махс. Берничә элементтан ялгап ясалган юл яки сызык тәшкил иткән җайланма һәм аның схемасы, планы. Шул ук елны Куйбышев – Мәскәү электр тапшыру линиясенең беренче чылбыры эшли башлады. СССР тарихы. Электр чылбыры 2. с. мәгъ. 1) Металл боҗралардан ясалган баудан гыйбарәт; шундый формада, шуңа охшатып ясалган. Ничә карама, муеныңда чылбыр галстук. А.Хәсәнов. Т-34 танкысы, чит җирнең соргылт-комсу туфрагын чылбыр табаны белән изеп, төтен-сөрем ерып, зур тизлек белән бара иде. М.Маликова 2) мат. Санаучысына һәм ваклаучысына чиксез рәвештә вакланмалар кушыла торган. [Югарыда китерелгән рәвештәге] вакланма өзлексез яки чылбыр вакланма дип атала. Алгебра 3) физ., хим. Берәр атомның яки төшнең реакциясе эзлекле рәвештә бик күп сандагы атомнарның, молекулаларның яки төшләрнең реакциясен китереп чыгара торган. Берәр техник ялгышлык аркасында гына да чылбыр реакциясе башланса?.. А.Хәсәнов ◊ Чылбырдан ычкыну к. бәйдән ычкыну ( 1 мәгъ.). [Рим:] Мин хәзер – чылбырдан ычкынган юлбарыс! И.Юзеев. Шәех үзен озак көттермәде, чылбырдан ычкынган шикелле атылып чыкты да тупка каршы ыргылырга җыенды. Ә.Мушинский |