ЧЫЛАШТЫРУ и. лингв. Башлыча [ц], сирәгрәк [с] урынына [ч] авазы белән сөйләү. Мишәр диалектының темников, ләмбрә (Мордовия), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульянов өлкәсе), подберезенск-керәшен, чистай-керәшен (Татарстан), эстәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләренә чылаштыру хас. Татар сөйләшләре |