ЧЫЛАТУ ф. 1) Юешләү; су тидерү, су сеңдерү. Мәхмүт тә, су эчеп, битен чылатып, үз эше белән китә. А.Гадел. Бары тик ара-тирә салкын тау сулары белән бит-кулларын юа, авызын чылата. А.Нәҗми 2) Каплап алу, юешләү (күз яшьләре). Яктылыкның тонык дымын җыйган Керфегемне яшькә чылатма. А.Хәлим 3) Тиешле үзлекләр бирү өчен, суга батырып тоту. Җәйгә чыксаң, баса җебетергә, җитен чылатырга тилмереп торасың: су табып булмый. И. Гази 4) күч. Бала туу уңаеннан бәйрәм оештыру, мәҗлес ясау . Иптәшләр, дус-иш белән малайның тәпиен чылатып алырга да кирәк. А.Гыйләҗев Чылата башлау Чылатырга тотыну. Балҗан инде кимсенә, мендәрне шыпырт кына күз яшьләре белән чылата башлаганда гына, кыяр-кыймас кочаклап алды. Т.Әйди Чылата төшү Бераз чылату; тагын да чылату Чылатып алу Тиз арада, аз гына, тиз генә чылату. Йолка кызлар, каз йолкалар, бармагың чылатып ал! А.Хәлим Чылатып бетерү Бик нык, баштанаяк, барысын да чылату. Ул, үрелеп, малайның керфекләрен, йөз-битләрен чылатып бетергән күз яшьләрен сыпыргандай итте. Г.Гыйльманов. Гөлназның да күз яшьләре ага да ага, бите буйлап агып төшеп, муенын, күкрәкләрен чылатып бетерде. И.Нәбиуллина Чылатып кую Алдан яки кинәт кенә чылату; билгеле вакыт аралыгын чылатып үткәрү. Бигрәк тә көзге яңгырларда, кыеклап сипкән яңгыр тәрәзәсез төньяк стенаны урын-турын чылатып куйган булса, йорт моңлы була. М.Мәһдиев Чылатып чыгу Һәрберсен берәм-берәм чылату. Күрше кызы Алмазиянең (без бер сыйныфта укыйбыз) сәгать ничәдә йокларга ятканын да, иртә белән нәрсә ашаганын да, сөтле аш яратмаганын да, зәңгәр чәчәк төшкән күлмәк өчен апасы белән сатулашып, төн буе мендәр чылатып чыкканлыгын да, аның гөлләр үстерергә яратканлыгын, өендәге роза гөле сулгач, тамактан калганын да белә идем. З.Хөснияр Чылатып тору Әледән-әле чылату; әле, хәзер чылату. Санинструктор Михаил Калапаев рөхсәт итми, иреннәрен генә чылатып торырга куша. З.Мәхмүди |