ЧЫЛАНУ ф. 1) Дым, су тәэсирендә юешләнү. Арыш ерып кайткан чакта кичке ызаннан, күлмәген сыгардай булып Дженни чыланды. А.Хәлим 2) Каплап алыну, юешләнү (күз яшьләре белән). Уйларга да өлгермәде мискин гашыйк, Кайнар яшькә ике күзе чыланды да! Г.Тукай. Хәерчелеккә баткан, күз яшьләренә чыланган, аһ-зар белән тулган ил елый. А.Алиш. Фаягөл карчыкның берән-сәрән генә калган керфекләре яшькә чыланды. А.Әхмәтгалиева Чылана бару Торган саен чылану. Чумырган саен, чокыр тирәнәйгән саен, кар авырая, чылана бара. М.Маликова Чылана башлау Чыланырга тотыну. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады. Г. Ибраһимов Чылана тору Һаман чылану. Никадәр корытып сөртсә дә, керфекләр һаман чылана торды. Р.Төхфәтуллин Чылана төшү Бераз чылану. Канәгать кулында калган балыкларны су өстенә сипте дә урыны-урыны белән чылана төшкән күлмәген юеш кулы белән рәтләде. А.Хәлим Чыланып алу Бераз чылану. Алсуга карап, егетләрнең дә күзләре чыланып ала, ләкин алар күз яшьләрен яшерәләр. И.Хуҗин Чыланып бетү Тәмам чылану. Битләре, борын буйлары, бармаклары күз яшенә чыланып бетте. Г.Ибраһимов. Сугышчылар тәмам хәлдән тайдылар, суга чыланып беттеләр, җил үзәккә үтеп исә. Г.Әпсәләмов |