ЧЫКЫРДА’У ф. 1) к. чыкылдау ( 1 мәгъ.) . Шакырдаган-чыкырдаган тавышлар ишетелде, урам төтенгә күмелде. А.Гыймадиев

2) Еш һәм өзек-өзек кыска тавышлар чыгарып кычкыру (гадәттә саесканнар тур.)

Чыкырдап торган к. чыкылдап торган

Чыкырдап кую Бер тапкыр чыкырдау. Бер үк вакытта кухняда да аппарат чыкырдап куйды. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә