ЧЫКЫЛДА’У ф. 1) Металл металлга, ташка һ.б.ш. каты предметларга бәрелгәндә саңгырау тавыш барлыкка китерү. Карар укылып беткәч, алтатар чыкылдаганы ишетелә. Р.Батулла 2) к. чыкырдау ( 2 мәгъ.). Агачлар өстеннән әле йокламаган чәүкәләр чыкылдап очып үтәләр, гүя алар егетне сәламлиләр. Р.Кәрами ◊ Чыкылдап торган 1) к. чыкылдаган. Кызык бит: чыкылдап торган авыл егете, әмма колхозны танымаган, авыл җитәкчеләренә баш бирмәгән. М.Шабаев. Ә бит аларның байтагы – чыкылдап торган татар авылы малайлары... Р. Фәйзуллин; 2) Таза, нык. Хуҗабикәнең йорты яңа, шәп, чыкылдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган. Г.Гомәр; 3) Өр-яңа яки чиста итеп юылган һәм пөхтә итеп каралган. Чыкылдап торган ак якалы күлмәк. М.Галиев Чыкылдап алу к. чыкылдап кую Чыкылдап кую Бер тапкыр чыкылдау. Сәйфетдин капчыкны пулемёт өстенә куйганда, аның эчендәге кыңгырау теле чыкылдап куйды. З.Зәйнуллин. Сәет кире китәргә дә уйлаган иде, кинәт эчке яктан ишек биге чыкылдап куйды. Г.Гыйльманов Чыкылдап тору Туктаусыз чыкылдау; әле хәзер чыкылдау |