ЧЫК I и. Җәй көнендә кич-иртән дымлы һава салкынаюдан үсемлекләр, туфрак һәм төрле предметлар өстенә куна торган су тамчылары. Юл буендагы үләннәрдә салкын чык җемелди. А.Тимергалин. Болынлыкка һәркөн кичтән мул итеп чык төшә. А.Хәсәнов

Чык белән Иртә таңнан, иртәнге чык кибеп өлгермәс борын. Әти белән Салих җизни көн беленә башлауга иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә – клевер җыярга китәләр. Р.Мөхәммәдиев. Урманнарга барып, иртәнге чык белән, агач арасыннан кояш чыкканын күзәтер идем. Безнең гәҗит. Чык яру Чык төшкән чирәм буйлап бару. Габделәхәтнең чык ерып барган чабаталары әнә шул куе үлән эчендә лаштыр-лоштыр килә. Т.Нурмөхәммәтов. – Чык ерып, бакча буйлап сандугач эзләп йөрим, ди! – диде кыз тавышы. Н.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә