ЧЫЖЫМ и. Ике багана арасына сузылган тимерчыбык яки бау. Урамнарның ике ягыннан да баганалар тезелешкән. Мирвәли бик бәләкәй чагында, «чыжым баганалары» дип йөртәләр иде аларны... А.Гыйләҗев ◊ Чыжым баганасы кебек (хәтле) Ябык һәм озын буйлы, колгасар. Трибунага чыжым баганасы хәтле бер ир-ат күтәрелде. З.Мәхмүди |