ЧЫЖЫЛДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. чыжылдау. Сания сумкасын чыжылдатып япты. Ф.Садриев. Черек бәрәңге күмәчен табадагы каймакка чыжылдатып пешерсәң – дөньядагы бөтен ризыкларың бер якта торсын. М.Мәһдиев. Ләкин моның белән генә эше бетми әле: Әслах аларны табага сала да чыжылдата-чыжылдата кыздырырга тотына. В.Имамов

2) күч. Берәр сыгылмалы нәрсә белән сугу, кору. Маңгаена ак кулъяулык элгән төксе кыяфәтле ир, уңлы-суллы чыжылдатып, атны камчылады. В.Имамов. Сырт буйлап чыжылдату

Чыжылдатып алу Аз гына яки бер тапкыр чыжылдату

Чыжылдатып җибәрү Чыжылдатырга тотыну. Һаҗәр керә-керешли үк аңа дилбегә белән чыжылдатып җибәрде.Ф.Садриев

Чыжылдатып тору Гел чыжылдату; хәзер, әле чыжылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә