ЧЫ’ЖТ ИТҮ ф. Кисәк сызгырган, чыжлаган тавыш чыгарып алу. Шул вакытта пәһлеван Җайтабаровның сукыр эчәгесен чыжт иттереп кисеп алды да лач иттереп идәнгә ыргытты. Г.Афзал. Мырауша аквариумнан идәнгә сикерде дә, башын артка борган килеш, тычканнан күзен алмыйча, почмакка барып җитте, алгы аягы белән калайны чыжт итеп ярыктан читкә шудырды. Ф. Садриев |