ЧЫЖЛА’У ф. Кызган май, бөркелеп чыккан пар, һаваны ярып узган чыбык һ.б.ш. сузып әйтелгән [ч] яки [ж] авазын хәтерләткән саңгырау тавыш чыгару. Утлы күмерләр чәчрәп суга төшәләр дә чыжлап сүнәләр. А.Тимергалин. Чыбыркы чыжлады. Г.Морат. Тагын балталар шакылдады, ышкылар чыжлады, мүк кагучыларның имән чөйләргә китереп суккан тукмаклары такылдады. Р.Газиз

Чыжлап алу Аз гына чыжлау. Кызган мич ташыдай кинәт чыжлап алган Нәсыйх бу мизгелдә инде көлемсерәп бармак янаса да, Хәйдәр әле озак кына вакыт тын утырды. В.Имамов

Чыжлап җибәрү Кинәт чыжларга тотыну

Чыжлап кую Бер тапкыр чыжлау

Чыжлап тору Даими чыжлау, туктаусыз чыжлау; хәзер, әле чыжлау хәлендә булу

Чыжлап узу Узышлый чыжлау. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый, өстемне нәрсәдер юешләп үтте – кемнеңдер корбанын суйдылар. М.Кәбиров

Чыжлый башлау Чыжларга тотыну. Утлы күмер өстенә эләккәч, майлы табага да тел иңә, чыжлый башлый. А.Хәсәнов. Гөлт итеп уты кабынды, газ плитәсендә чәйләре кайный, табалары чыжлый башлады. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә