ЧЫЖЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. чыжлау. Мәхмүтнең армиягә китү хәбәрен ишеткәч, Нурмигөл, бик якын кешесен озатырга җыенгандай, ашыгып, табасында карабодай коймаклары чыжлатырга тотынды. Ф.Яруллин. Нурулла һич өнәми яшьләрнең шушы шөгылен: элек бит, мал суелса, табада чыжлатып сызык куыралар, үпкә-бавыр, йөрәгеннән тутырма тутыралар иде. Т.Гарипова 2) Чыжлаган тавыш чыгарып сугу. Бабай, зәһәр тал чыбыгы белән чыжлатып, безне тәртипкә утырта иде. Ә.Еники. Күп чыжлатты ул шаһзадәнең аркасында сыек чыбыкны. М.Әмирханов Чыжлатып алу Бер тапкыр яки аз гына чыжлату. Ул кулына озын чыбык тотып керә. Башта, яшен уты уйнагандай, аны берничә кат чыжлатып ала. С.Поварисов. Чәй янына коймак та чыжлатып алгач, бөтенләй шаккатты. Н.Гыйматдинова Чыжлатып җибәрү Чыжлатырга тотыну. Хисами моңарчы да эчкән иде, шуңа күрә бу эчкәне аның кыюлыгын кызган мунча ташыдай чыжлатып җибәрде, һәм егетнең бердән теле ачылды. Г.Минский Чыжлатып йөрү Һәрвакыт чыжлату. Барысының да игътибары миндә, Рәисә ханым гына учак тирәсендә таба чыжлатып йөри. Т.Әйди Чыжлатып карау Сынау-тикшерү максаты белән чыжлату. Мин, курайны авызыма кабып, үзем дә куык кебек өрелеп, чыжлатып карыйм. Н.Дәүли Чыжлатып кую Кинәт кенә бер тапкыр чыжлату Чыжлатып тору Гел чыжлату, хәзерге вакытта чыжлату Чыжлатып яту сөйл. к. чыжлатып тору |