ЧЫЕЛДЫК с. 1. 1) Бик нечкә һәм чәрелдәвек (тавыш тур.). Сәлимнең төсләре китте, болай да чыелдык тавышы тагын да елаграк ишетелә башлады. Г.Бәширов 2) Чыелдый торган, нечкә ачы тавыш чыга торган. Өзек-өзек тавышлар ишетелде, яу якынлашканны белдереп, йөрәкләрне телеп, чыелдык быргылар кычкырды. Н.Фәттах 2. и. мәгъ. 1) Чыелдый торган тавышлы кеше яки берәр зат. Инде шул чыелдык аркасында автобустан сөреп төшерәләр икән, дип шүрләп утырганда, шәһәргә килеп тә җиттек. Г.Луч 2) зоол. Чыелдыкчалар семьялыгыннан кәкре томшыклы, канат өсте көрән, канат асты ак булган кош; русчасы: пищуха |