ЧЫЕЛДА’У ф. 1) Бик нечкә, ачы тавыш белән кычкыру. Койрыгына бассаң, тычкан да чыелдый. Мәкаль. Шунда күгәрчен кадәрлерәк бер кош – шәүлегән – безнең өстебездә әйләнә-әйләнә чыелдарга тотынды. Г.Бәширов. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар. М.Мәһдиев 2) Сызгыруга охшаш нечкә ачы аваз чыгару (җансыз предметлар тур.). Дәресләр өзелде, укытучылар аһылдашты, ашыгыч ярдәм машинасы чыелдады. Н.Гыйматдинова. Машиналарның чыелдап туктаганы, кемнәрнеңдер каяндыр нәрсәдер кычкырганы миңа сәер бер көч өстәгәндәй булды. А.Әхмәтгалиева Чыелдап алу Кыска гына вакыт чыелдау Чыелдап җибәрү Чыелдарга тотыну, кинәт чыелдый башлау . «Әни-и!» – дип чыелдап җибәргәнемне дә сизми калдым. З.Мәхмүди Чыелдап йөрү Озак вакыт чыелдау. Бикә түти, башын кыйшайта төшеп, әле һаман да чыелдап йөргән шәүлегәнгә карап алды. Г.Бәширов Чыелдап кую Бер тапкыр чыелдау. Бу быгырдавыкка сызгыру тавышлары кушыла, нидер чыелдап куя, кемдер җан төбе белән уфылдый... Г.Гыйльманов Чыелдап тору Бертуктаусыз чыелдау; хәзер, әле чыелдау. Бала, туктаусыз шыңшып яисә чыелдап торса да, рәхәтләнеп елап китә алмый иде. Г.Гыйльманов Чыелдап чыгу Билгеле бер вакытны чыелдап үткәрү Чыелдый башлау Чыелдарга тотыну. Шулай качып котылдык дигәндә генә, өсләрендә әлеге шушы шәүлегән чыелдый башламасынмы! Г.Бәширов |