ЧЫДАШУ ф. Чыдый алу, чыдамлыгы җитү, түзә алу; тыелу, үз-үзен тыеп тору. Зәһәрлегенә чыдаша алмаган Мәрхәмбикә үзенең көндәшен, җае чыккан саен, тибенеп ятсын, әмма тиңе белән ятсын, дип мыскыл итте. М.Хәсәнов. Көн дә кием алыштырган, маена чыдаша алмаган җитәкче хатыннары янында аның һичшиксез матур булып күренәсе килде. Х.Ибраһим |