ЧЫДА’У ф. 1) Авыртуны кичерә алу, авыртуга түзү. [Нурдәүләт] Редакциядә башы авыртуга чыдамый эшли алмаган эшләрен өйгә алып кайта иде, аннары институт сабакларын әзерләү, әдәби китаплар уку, шулай ук иҗат итүен дә ташламады. З.Мурсиев

2) Күңелгә авыр килгән хәлне зарланмыйча һәм бирешмичә кичерү, баштан үткәрү; түзү. Минем тагын бер теләгем бар: монысын инде һич кичекми үтәргә – тирән елгалар кичәргә, барлык авырлыкларга чыдарга, минем илемне әйләнеп чыгарга һәм эзләргә шундый кешене. А.Алиш . Эш терәлсә дә сер бирмәс Игенчеләр-кырчылар, Үз дигәненә ирешер, Кыенлыкларга чыдар – Бакырдан көмеш чыкмас дип, Тынып калмас җырчылар! Ш.Галиев

3) Тыелу, тыелып тору, үз-үзен тыеп тору. Мин ничек кенә булса да кычкырмаска, чыдарга булдым. Г.Бәширов. Бу көлүне ишетеп, чыдый алмыйча, үз бүлмәсеннән карт әтиләре чыкты. А. Нәҗми

4) Каршы тору, бирешмәү, түзү. Ләкин Моратның тимер кыршау кебек кулларына моңа кадәр авылда гына түгел, тирә-юньдә дә чыдаучы кеше юк иде. Х.Хәйруллин

5) Үзенең бөтенлеген, үзлекләрен саклый алу; тузмау; җимерелмәү; таркалмау. Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар. Әйтем. Хром күпкә чыдамый, абыең кайтканчы итекләр черер. А.Гыйләҗев. Бер елга куян тиресе дә чыдаган. Бер кышка куян бүрек тә чыдый... А.Тимергалин

Чыдап кына тор! Нинди дә булса эш-хәлнең көчле чагылышын, дәрәҗәсе көчлелеген аңлата. Бергәләшеп уйный башласак, чыдап кына тор! Җ.Дәрзаман. Чыдар әмәл калмау к. чыдар хәл калмау. Чыдар әмәл калмады, бик нык эшләтәләр. Чыдар әмәл юк к. чыдар хәл юк. Чыдар хәл калмау Бик көчле тискәре тәэсир итү, түзәлмәслек авыр булу. Банат әби дә, азапланып яткан-яткан да, әрнүенә чыдар хәле калмагач, ярдәмгә өметләнеп, монда килгән. В.Нуриев. Чыдар хәл юк «Түзеп торырлык түгел» мәгънәсендә. Ә менә су салкынына чыдар әмәл юк. В.Нуруллин. Кояш кыздыра, эссегә чыдар хәл юк. В.Нуриев

Чыдап килү Күптәннән, бу вакытка кадәр чыдау. Моңарчы чыдап килгән баулар, арканнар өзгәләнде, бер чана хуҗасын бәреп китте дә телефон баганасына барып сыланды, капчык ярылды, солы акты... А.Гыйләҗев

Чыдап тору Озак вакыт чыдау; хәзергә, вакытлыча чыдау. Моңарга ничек хурланмаска кирәк, моңарга ничек чыдап торырга кирәк? Г.Исхакый. Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. М.Вәлиев

Чыдап утыру сөйл. к. чыдап тору. Минем бүтән чыдап утырыр хәлем калмады. З.Кадыйрова

Чыдап яту сөйл. к. чыдап тору. Саша тәмәке көйрәтеп кенә юана, йөрәгенә төшә торган сызлауга чыдап ята. Х.Камалов. Барый абзый күкрәге януга көчкә чыдап ятты, үлеп салкын су эчәсе килде. З. Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә