ЧЫДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. чыдау. Юл каткагында чабаталарны чыдатыр хәл юк. М.Мәһдиев. Чәч бөртегенең һәрберсе, өзелмичә, бер килограмм авырлыкны чыдата. Р.Нуруллин. Ашаганы эченә йокмаган ябык гәүдәне, сыңар кылганга ябышса да, үлән чыдатачак иде. Н.Гыйматдинова 2) диал. Җиткерү, чамалап сарыф итү Чыдата алу Чыдату мөмкинлеге булу. Мондый затлы елмаю җиңү тантанасын җилкәләре чыдата ала торган кешеләрдә генә була торгандыр. М.Хуҗин. 21 декабрьгә каршы төндә алар пирамида рәвешендә корылган храмга менә башлаган, һәм иске корылма аларны чыдата алмаган. Безнең гәҗит |