ЧЫДАМСЫЗЛЫК и. 1) Чыдамлы булмау; чыдамлылык сыйфатларына ия булмау хәле

2) Түземсезлек, сабырсызлык. Мин тагын гармун төймәләренә төртеп, шулай көй чыгармакчы итеп тартып-тартып алдым, мәчебез, чарасызлыктандыр инде, тәмам шашынып, урамга чыгаручы ишегебездә ярык булса да табарга теләп, чыдамсызлык һәм куәт белән тупсаларны тырнарга тотынды. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә