ЧЫДАМЛЫЛЫК и. Авырлыкларны, кыенлыкларны, күңелсезлекләрне һ.б.ш. зарланмыйча һәм һичнәрсәгә бирешмичә кичерә алу сәләте. Аның бу кадәр чыдамлылыгына ачулары кайнаган гестапочылар егетне аягыннан ыргакка асып куйганнар. Г.Әпсәләмов. Без ярый инде, әнкәмнең чыдамлылыгына исем китә. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә