ЧЫДАМЛЫ с. 1. 1) Физик яктан нык, бирешмәүчән. Ул таза, чыдамлы, уңган чын игенче иде. К.Тинчурин 2) Авырлыклар, күңелсезлек һ.б.ш.ны зарланмыйча һәм бирешмичә кичерә ала торган, кичерергә сәләтле, түземле. Мондый нәзберек кешеләр каты сынауларда чыдамлы булмыйлар, тиз сыгылалар, бигрәк тә сынауда ялгыздан ялгыз калгач тиз бирешүчән булалар. Г.Әпсәләмов 3) Яхшы эшләнгән, яхшы ясалган; нык (эшләнмәләр тур.). Мидхәтнең Әнисә хакында сорашасы килә, ләкин нидер тыя иде. Кызның исемен әйткәндә тавышы калтырап китәр шикелле... Үзе, карашын аска төшереп, прилавкада яткан оекбашларны сыйпаштырды. – Менә болары әйбәт, чыдамлы. М.Маликова 4) махс. к. чыдам 1. ( 2 мәгъ.). Утка чыдамлы кирпечләрнең суынганын көтсәң, өч-дүрт смена вакыт үтә. Н.Хәсәнов. Хәзер исә космик кораблар бортыннан Венера планетасы өслегенә төшә алырдай махсус ракеталар проектлана, ә космонавтлар өчен йөзләрчә атмосфералы басымга һәм югары температурага чыдамлы скафандрлар әзерләнә. Р.Фәизов 2. рәв. мәгъ. Хезмәт итү вакыты озакка җитәрлек итеп. Әткәй үзе дә чабатаны бик матур, чыдамлы итеп үрә дә бит, әмма аңа бик күп вакыт кирәк. Безнең гәҗит |