ЧЫДАМ с. 1. 1) к. чыдамлы . Әйтәсе юк: мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Ә.Еники. Юлга йөрерлеге калган шушы дүрт бөртек чыдам ат булмаса, без нишләр идек икән? А.Гыйләҗев. Татарлар – чыдам халык. Г.Гыйльманов

2) Берәр физик, химик һ.б.ш. тәэсиргә бирешми торган, шуңа чыдый торган. Борынгы телдә шулай ук бакыр нигезендә ясалган утка чыдам эретмә – «кула» сүзе дә булган. А.Тимергалин. Тутыргыч урынына, суга чыдам бетон ясаганда, коллоидлы беректергеч урынына, каты суны йомшарту өчен, кою калыплары әзерләгәндә кулланыла. Төзү материаллары

2. и. мәгъ. к. чыдамлылык. Кабакны утыртуын утыртырсыз, ә карап үстерергә чыдамыгыз җитәрме? Ә.Еники

Чыдамнан чыгу Түземлек бетү, артык түзеп тора алмау. Бервакыт мин, чыдамнан чыгып, бар көчем белән тегене этеп җибәргән идем – уянып киттем! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә