ЧЫГЫШСЫЗ с. 1. 1) Авыр, чыгу юлы күренмәгән, котылып булмаслык, чарасыз. Бу – шәһәрләрдә яшәп, өеннән урамга чыгу белән үк урыс телле мохиткә эләгә торган татарларның хәле кебек үк чыгышсыз тоела миңа. Татарстан яшьләре 2) сөйл. Начар пешә торган, сыгынтысы начар чыга торган (чәй тур.). Һәммә нәрсәнең җае бар аның: чыгышсыз чәй белән прахутта нишләмәкче буласың... алай түгел ул. Мәйдан 3) күч. Тәэсирсез, ятышсыз, начар. Чыгышсыз, мантыйксыз һәм эчке мәгънәсе ябышмаган җөмләләр бәетләрдә бик күп. Г.Рәхим 2. рәв. мәгъ. Чыгыш ( 8 мәгъ.) ясалмыйча. Конференциядә чыгышсыз катнашырга |