ЧЫГЫШЛЫ с. 1) Яхшы пешә торган, сыгынтысы яхшы чыга торган (чәй тур.). Аның каравы чыгышлы һинд чәен йөзеп китәрдәй булып эчте. К.Кара 2) Тууы, чыгышы белән билгеле катлау, халык, дәүләт һ.б.ш.дан булган. Морза чыгышлы Әмирхан Еникиләр, тумыштан затлы Гомәр Бәшировлар киткәч, татар дөньясы рухи аристократларсыз – рульсез калды. А.Тимергалин |