ЧЫГЫШ и. 1. 1) Берәр бина, корылма һ.б.ш.дан чыгу урыны, чыгу юлы. Чыгышта тоткарлану 2) Берәр эшне төгәлләү, бетерү вакыты. Мунчадан чыгышына чәй әзерләү 3) Берәр нәрсәнең алынган урыны, чыганагы. Григорийга Лукьян өстендәге искереп беткән чикмәннең чыгышы кайдан икәнен аңлау һәм шул уңайдан бераз нәрсәләр турында уйланыр өчен бу сүзләр җитә калды. Ш.Камал 4) Үзенең тумышы, сыйнфый хәле белән нинди дә булса катлауга, сыйныфка караган булу. Авырга алма, Искәндәр, бергә торган чагында мин сине чыгышың, тәрбияң белән шелтәләмәдем. Г.Кутуй. Әтисе, чыгышы белән авылдан булса да, шәһәрдә үскән. Г.Гыйльманов 5) Горизонт өстенә кояш чыккан урын; кояш чыгу тарафы. Мин аның, кире борылып, бабалары үткән юлдан көн чыгышына кайтуын телим. З.Хәким. Яшь солдатлар китә төялеп: Берсе – кояш чыгышына, Берсе – баешларына. И.Юзеев 6) Нинди дә булса чималны эшкәрткәндә алына, килеп чыга торган продукт. Хәзерге заманда, чит ил предприятиеләре белән чагыштырганда, артык зур күрсәткеч түгел, әлбәттә, аларда икенчел чимал чыгышы күбрәк бит. Кызыл Таң // Иген сукканда мәйдан берәмлегенә карата килеп чыккан ашлык микъдары. Чәчүгә төшәргә вакыт җитә, келәтләрдә орлык аз. Булганының чыгышы түбән. А.Гыйләҗев // Тотылган он белән чагыштырганда пешкән икмәкнең микъдары. Икмәкнең чыгышы күңелдә берникадәр шик тудыра, чөнки узган ел мул уңышка ияләнеп киткән идек. Шәһри Казан 7) Халык алдына чыгып нәрсә дә булса сөйләү гамәле. Бүген дә аның чыгышын шыгрым тулы зал гаять зур кызыксыну белән тыңлады. Г.Әпсәләмов 8) Халык алдына чыгып сөйләнә торган хәбәр, речь, доклад, нотык һ.б.ш. Чыгышымның текстын һәм шигырь китердем. Г.Кутуй. Мәхмүтнең чыгышы бик коры иде, аны юньләп тыңлаучы кеше дә булмады, ахры. Г.Гыйльманов 9) Халык алдында, мәсәлән, сәхнәдә берәр нәрсә башкару; халык алдында, сәхнәдә башкарылган яки башкарыла торган җыр, бию һ.б.ш. Фестиваль лауреатлары Кремльнең Съездлар сараенда йомгаклау концерты белән чыгыш ясарга тиешләр икән. К.Кәримов 10) Нинди дә булса формада белдерелгән көчле ризасызлык, протест. 1919 елның 25 июнендә Казанда татар-башкорт запас батальонындагы баш күтәрүчеләрне буйсынырга өндәп чыгыш ясаганда атып үтерелә. Г.Ибраһимов 11) Пешә алу сыйфаты, сыгынты бирү сәләте (чәй тур.). «Ахмад» маркалы чәйнең чыгышы бик әйбәт икән. Н.Көбәш 2. с. мәгъ. Нәрсәнең дә булса башлангычы яки нигезе итеп алына торган яисә алынган. Кояш инде чыгыш ноктадан баш очыма килеп туктаган. Р.Фәйзуллин |