ЧЫГЫР и. 1) Үз күчәрендә әйләнә торган улаклы көпчәгенә аркан, чылбыр һ.б.ш. тагылган гади йөк күтәрү җайланмасы. Мотордан чыккан электр көче корыч арканга бәйләнгән бабаны чыгыр буенча югары өстери. А.Алиш

2) Коедан чиләк белән су чыгару өчен, үз күчәрендә әйләнә торган саплы йомры борыстан гыйбарәт җайланма. Майламаган чыгыр шыгырдый, чыгыр баганалары дер-дер киләләр, күңелемдә шатлык катыш ниндидер хафа бар. А.Гыйләҗев. Әле һаман күз алдымда Сиртмәле кое тора, Чыгырларның шыгыр-шыгыр Шигырьдәй көе тора. И.Юзеев

3) тех. Зур булмаган мәйданнарны сугарганда, берәр сулыктан су күтәрү өчен, чумыргычлар беркетелгән көпчәктән гыйбарәт гади җайланма; русчасы: чигирь. Чыгыры да какшау, көч-хәл белән сыңар чиләк суны чыдата иде. А.Гыйләҗев

4) Балага тәпи йөрергә өйрәнү өчен, дүрт яктан киртәләп эшләнгән кечкенә арба. Йосыф абый бура бурарга оста иде. Олы малае Тимербай абый «нечкә» эшләрне дә булдыра. Аның балалар чыгыры ясавы турында алдарак язылды. М.Хуҗин

5) Нинди дә булса авыр әйберне урыннан күчерү өчен кулланыла торган кечкенә тәгәрмәч, ролик. Рояльне чыгыр ярдәмендә күчердек

Чыгырдан чыгару 1) Бик нык ачуны китерү, бик нык ачуландырып, ярсытып, үз-үзен тота алмаслык дәрәҗәгә җиткерү. Бу сүзләр Сөмбелне тәмам чыгырыннан чыгарды. З.Кадыйрова; 2) Тормышның, эш барышының гадәти, нормаль хәлен тәмам бозу, җимерү. Чыгырдан чыгу 1) Бик нык ачулану, бик нык ачуланып, кызып китеп, үз-үзен тота алмаслык дәрәҗәгә җитү, белештерми башлау. Ул тәмам чыгырдан чыкты. М.Мәһдиев. Берара, тәмам чыгырдан чыгып, тимер чылбырын зәһәрләнеп чәйнәп, котырып ала. А.Хәсәнов; 2) Нәрсәнең дә булса нормаль эшчәнлеге бозылу, эшләми башлау; җимерелү. Аккүз дә чыгырыннан чыккан. Телен асылындырып, еш-еш сулап, хуҗасы янәшәсендә ята. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә