ЧЫГЫМЧЫЛА’У ф. 1) Юлда алга бармау, киреләнү, үҗәтләнү (ешрак җиккән ат тур.)

2) күч. Киреләнү, тискәреләнү; кәҗәләнү. Ир бик нык чыгымчылады

Чыгымчылап алу Бераз чыгымчылау. Менә минем Шакирым да чыгымчылап алды, шуңа гына әйтүем. Г.Галиева . Светлана кайчак яшьлеге белән чыгымлап алса да, Коръәнне укыгач, минем хаклыкны таный. Шәһри Казан

Чыгымчылап йөрү Билгеле вакыт чыгымчылау. Нәфисә дә үзгәрер әле, гел болай чыгымчылап йөрмәс... Г.Гыйльманов

Чыгымчылап тору Даими, гел чыгымчылау; әле, хәзер чыгымчылау. Ат та, нидер сизенгәндәй, ул якка барырга теләмичә, чыгымчылап торды... М.Хәсәнов

Чыгымчылый башлау Чыгымчыларга тотыну. Тракторлар гүләве көчәя барып, бу ят тавышны гомерендә беренче тапкыр ишеткән ат каты куркуга төште, чыгымчылый башлады. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә