ЧЫГЫМЧЫ с. 1) Чыгымчылый торган (ат тур.). Хәер, атны да, өйрәтә белмәсәң, чыгымчы булыр, ди. А.Тимергалин. Ләкин берсен дә тыңламадым, чыгымчы ат шикелле терәлдем дә каттым... В.Нуруллин 2) күч. Киреләнүчән, тискәре, кәҗәләнүчән (кешегә карата). Чыгымчы холыклы ул хатын сиңа тагын кайгы гына булачак. Р.Батулла. Исәбе буенча, чыгымчы ирне тынычландыру максатыннан кулланыла торган мондый алымнар гаилә тормышын көйләп-майлап җибәрергә тиеш иде кебек. Г.Әдһәмова |