ЧЫГЫМСЫЗ с. 1. Чыгым (I) таләп итми торган; чыгымы аз булган. Чыгымсыз эш түгел, шактый кыйммәтле җайланмалар сатып алырга туры килде. Ватаным Татарстан 2. рәв. мәгъ. Чыгымланмыйча, чыгым (I) чыгармыйча; күп акча түкмичә. Тормыш итә башлаучы яшь пар гомеренең соңгы көненә кадәр истә калырга тиешле көнне мөмкин кадәр күңелле, шул ук вакытта чыгымсыз үткәрергә тели. Сөембикә |