ЧЫГЫМЛЫ с. Күп чыгым (I) таләп итә торган, күп чыгым ясарга туры килә торган; расходлы. Мәктәп чыгымлы: каләме, дәфтәре, сумкасы кирәк. Н.Гыйматдинова. Әти-әни, кайнатам белән кайнанам да туган-үскән җирләрен сагыналар, безгә шуны гел искә төшереп сөйлиләр иде. Әмма, бердән, тормыш басты, икенчедән – юл ерак, чыгымлы, күпме сагышлансалар да, Чүтине бер кайтып күрә алмадылар. Т.Әйди |