ЧЫГЫМЛА’У ф. диал. к. чыгымчылау. Начар, холыксыз, бер дә юктан гына чыгымлый торган бахбайларга юлыкканда, әти ашаудан кала, йокысы кача. А.Хәсәнов

Чыгымлый башлау Чыгымларга тотыну. Тауга каршы бер җирдә, шушы исерекләрне тарта алмау хурлыгыннан, Матур чыгымлый башлаган. Н.Гыйматдинова

Чыгымлап йөрү Берникадәр вакыт чыгымлау. Башкалар кебек чыгымлап йөрмәде, кергән көненнән алып сугыш чыкканчыга хәтле күмәк хуҗалыкта атлар карады. З.Зәйнуллин

Чыгымлап кую Бераз чыгымлау. Аска карагач, йөрәк чыгымлап куя, хәл кыенлаша... Т.Нәҗмиев

Чыгымлап тору Даими, гел чыгымлау; хәзерге вакытта чыгымлау. – Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? – диде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә