ЧЫГЫМ I и. 1) Берәр максат белән тотылган, сарыф ителгән акча, мал-мөлкәт; расход, хәреҗ. Безнең бит эшләр күп, чыгымнар зур! Ф.Яхин. Барлык чыгым алардан булды, ди әни. М.Хуҗин. Эшкәртмичә, тир түкмичә, чыгым чыгармыйча гына ипекәй алырга. Ф.Садриев 2) махс. Нәрсәнең дә булса аркылы кисеме аша бер секунд эчендә агып үтә торган сыеклык күләме, русчасы: расход. Агыйдел – Кама елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 1430 км (Татарстандагы өлеше 76 км), тамагында су чыгымы 950 куб м/с. А.Тимергалин . Интернет киңлеген тикшергәндә, су чыгымы, электр энергиясе, газ исәпләгечләрен туктату һәм аларның пломбаларын ачу юлы белән урлау ысуллары турында мәгълүмат урнаштырган сайтларны ачыклаган. Кызыл таң |