ЧЫГУ ф. 1. 1) Эчтән тышка табан хәрәкәт итү // Нинди дә булса корылманы, бинаны калдыру, аның эченнән тышкы ягына хәрәкәт итү, китү. Әни ап-ак кулъяулыгы белән минем тузанга, канга буялган борын тирәләрен рәтләп торганда, әти кибеттән чыкты, без сәфәребезне дәвам иттек. А.Гыйләҗев

2) Тиешле эзеннән, кысасыннан, юлыннан, юнәлешеннән ычкыну, төшү, читкә китү, читкә күчү. Инде соңгысы менеп җитте дигәндә, беренче вагон тимерьюлдан чыкты, һәм соңгы вагон авышлык авызында эленеп калды. Ф.Зариф. Ул ат юлыннан чыкты, тауның биек чөкәймәсенә басып, карашын ерак-еракларга юнәлтте. А.Хәлим

3) Ниндидер таррак яки ябулы урыннан ачык, киңрәк урынга килү, кая да булса килеп күренү. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән. А.Алиш. Мирвәли урамга чыкты... А.Гыйләҗев. Хәят эшкә киткәч, Миңзаһит бакчага чыкты. Ф.Садриев

4) Тигез бер рәт булып тезелгән кешеләр яки предметлар арасыннан бер читкәрәк күчү, читтәнрәк позиция алу. Шеренгадан бер адәм алга чыгу

5) Йөзе. Алгы ягы белән кайсы якка булса да караган, юнәлгән булу. Бүлмәнең тәрәзәсе терраска, аннан бакчага чыга икән. Г.Ибраһимов

6) Дәвалану, җәза үтү һ.б.ш. урыннан тиешле вакытта китү. Төрмәдән чыгу. Хастаханәдән чыгу

7) Берәр максат белән кая да булса юнәлү, бару, китү. Шулай көннәрнең берендә без разведкага чыгып киттек. Г.Әпсәләмов. Көннәрдән бер көнне Бачман хан ауга чыкты. Г.Гыйльманов

8) Берәр нәрсә аша үтү, узу; нәрсәне дә булса кичү. Сәлим хан берәүгә дә күтәрелеп карамады, күпердән чыгуга, атын Болгар кала тарафына борды. М.Хәбибуллин

9) Ярышта алга узу, башкаларны узып китү. Алга чыга алмадым, узып киттеләр, узып! А.Гыйләҗев. Иң беренче булып алга чыккан кыздан ярты кул чамасы артка калгач кына байталның касыкларын искә төшерде ул. В.Имамов

10) Нәрсәгә дә булса җитү, берәр нәрсәгә таба илтү, шуңа килеп төртелү. Кыр капкасы дип йөртелгән җирдә – авыл башында – юл икегә аерыла: уңдагысы – боргаланып-боргаланып Акташ тауга таба менә, сулга каерылсаң, Күҗемгә – ар авылларына барып чыгасың. Р.Мулланурова

11) Билгеле үсеш чорына керү, киләсе яшькә күчү. Алар белән бергә Верещагин, хәвеф-хәтәргә очрамыйча, яңадан күлне йөзеп чыкты. Г.Әпсәләмов. Шул көенчә ул үсеп җитте, ир булды, Торна килеш илленең теге ягына чыкты. З.Зәйнуллин. Җитмешнең теге ягына чыккач, ялгыз гына әллә ни майтарып булмый икән шул. В.Имамов

12) Берәр предметның эченнән шуып, очып һ.б.ш. рәвешле тышка күчү. Ачык конвертлы хат, китап эченнән чыгып, кыйгачлап очып барды да карават астына төшеп китте. Р.Вәлиев

13) Нинди дә булса предмет эчендә булган нәрсә үз урыныннан кубу, алыну, читкә китү, бушап, суырылып төшү. Ләкин, ярыктагы чөй чыгып киткән дә, бүрәнә ярылмаган. Н.Фәттах. Кадак каккан урыннан чыккан

14) Каймыгу, үз урыныннан кузгалу, таю . Бухаровның кулы чыккан, табиблар аңа төзәлергә бер атна вакыт бирә. Безнең гәҗит. Баш бармак янындагы сөяк чыкмасын өчен, 4 аш кашыгы ваклап киптерелгән чәчәкне шешәдәге 1 стакан алма серкәсенә салалар, 50 мл йод өстиләр, яхшылап болгатып, 14 көн тоталар, аннары аяк табаннарына һәм сөяк турысына иртән һәм кичен ышкыйлар. Мәдәни җомга. Бәхетемә, аяк-кулларым сау, ике кабыргам сынган, буын чыккан, башым каты яраланган, колак тиресе ярылган. Безнең гәҗит

15) Берәр нәрсәнең эченнән тышка тибү, бөркү, бүленү. Йомык күздән дә яшь чыга. Әйтем. Монысы инде чамадан тыш иде: Ханзафаровның хәтере калды, йөзенә бөрчек-бөрчек тир чыкты. Г.Әпсәләмов

16) Үзенең чикләренә сыймыйча читкә ташу. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. М.Хәбибуллин

17) Берәр нәрсәнең өстендә күренү, барлыкка килү. Менә шунда Мөслимә сынатты: агарды да күгәрде, битенә тимгел-тимгел кызыл таплар чыкты. Н.Әхмәдиев. Укыган арада Даниярның тыны кысылып, йөзенә кызгылт тимгелләр чыкты. М.Хәсәнов

18) Йөздә берәр хис, кичереш билгеләре чагылу, күренү. Зәйнетдинов язган диктантны карап чыкканнан соң, ул әлеге хаталар журналына күз төшерде: йөзгә шатлык чыкты. Г.Кутуй. Гөлгыйзар кәефсез иде. Төсенә әллә нинди кайгы чыккан иде. Г.Исхакый

19) Нәрсәнеңдер астыннан күренеп тору, тышка, өскә калкып, күтәрелеп яки тырпаеп тору. Командирның пилоткасы астыннан озын коңгырт чәчләре чыгып тора иде. Г.Әпсәләмов

20) Организмда берәр әгъза яки башка нәрсә үсү, барлыкка килү. Керәсе иде, бер генә күзе белән булса да күрәсе, алсу яңаклы, инде ике теше чыккан улын кулына алып сөясе, үчтеки иттерәсе килә иде. Н.Әхмәдиев. Мыек чыккан чорны көтә-көтә Әрәм булды минем күпме көн... Х.Туфан

21) Шыту, үсеп җир өстенә калку, туфрак астыннан калкып күренү (үсемлекләр тур.). Сыза кипшергән, чит-читләренә котырынып үлән калыккан, уентык-уентык булып, кузгалак тишелеп чыккан. А.Гыйләҗев

22) Тәндә берәр төрле шешкән урын, чуан һ.б.ш. барлыкка килү. Әнә Суташтан бер кызны китереп салдылар бүген, бит уртасына чуан чыккан, тула да тишелә, тула да тишелеп ага икән. М.Маликова. Атның колак төбенә ниндидер шеш чыккан була. Кызыл таң

23) Офык өстенә күтәрелү. Ул арада инде кояш та чыкты, көн булды. Г.Бәширов. Каладан утарга таба кузгалган көнне күк йөзе чалт аяз, мөлдерәп кояш чыккан, шәһәр уянган иде инде. М.Хәбибуллин. Урма н артыннан, мәйданга көрәшергә чыга торган батыр егет кебек, тулып килә торган ай чыкты. Г.Исхакый // Караңгы төшү белән күренә башлау. Кайтып җиткәнемдә йолдызлар чыккан, мине югалтып, әнкәйләр эзләргә керешкән иделәр инде. Ф.Яхин

24) Авыру, ял һ.б.ш.дан соң яңадан көндәлек хезмәт бурычларын үти башлау. Аягына ныклап басып өлгергәнче үк эшкә чыкты Гайния. Н.Әхмәдиев. Кыз икенче көнне үк эшкә чыкты. Ф.Яруллин

25) Катнашу, кушылу (мәс., ярышка). Яшь җырчылар бәйгегә чыкты. Кызыл таң

26) Ел фасылына килеп җитү, берсеннән икенчесенә күчү. Квартир хакы түләр чак җитә, язга чыгып баралар, балаларга өс-баш, аяк киеме юнәтергә кирәк. А.Гыйләҗев. Җәйгә чыккач, ат ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде. Г.Бәширов

27) Сизелә башлау, тоелу, таралу (ис, бу, җылылык һ.б.ш.). Бөтен өй эченә кыздырылган тәмле ит исе чыкты. Н.Фәттах. Йортның ишеге, хуҗаларның күңеле киңлеген раслап, киерелеп ачылган, морҗасыннан, каен тузы янган тәмле ис таратып, юаш кына төтен чыга. А.Гыйләҗев

28) Берәр урында хасил булып яңгырау, таралу (авазлар, тавыш тур.). Йортта халык йөргәне күренә, әллә нинди тавышлар чыга. Г.Ибраһимов

29) Әйтелү, ишетелү. Тын кысылды, Авыз суы кипте, Уен-көлке чыкмый бер сүз дә. Г.Афзал. Таһирның кан тулышкан авызыннан ыңгырашып-иңрәп бердәнбер сүз чыкты: – Ф-ф-а-ш-ш-ист... Г.Гыйльманов. «Туйдым мич башында ятудан, сиңа барып булышасым килә», – дияргә теләгән иде, авызыннан икенче сүзләр чыкты. З.Хөснияр

30) Чәй кайнар суда тиешле дәрәҗәгә җитеп пешү, тәмен һәм төсен бирү. Чәе яхшы чыккан. Җ.Юныс

31) Нәрсәдә дә булса катнашудан туктау. Бу вакытта аның да күңеленнән хәсрәте китеп торган, Кәримәсе уеннан чыккан, поездда өйгә кайтып бару шатлыгы гына иде югыйсә. Ф.Яхин. Элек, субсидия алу өчен, гаилә составы турында белешмә, шулай ук, аның үзгәрү сәбәпләрен, гражданнарның гаилә составыннан чыгуын документлар белән раслау, гариза бирүче белән бергә яшәүчеләрне гаилә әгъзалары дип тану турында суд актлары күчермәләре һәм тагын әллә күпме документлар таләп ителде. Кызыл таң

32) сөйл. Берәр урында эшләүдән туктау, эшләүне ташлау. Наҗия, хезмәттән чыккач, үзен читлектән ычкынган кош кебек тоя башлады. Ә.Еники

33) Берәр төрле физик яки рухи халәттән арыну, котылу. Бу халәттән чыгарга, дөнья күрүгә сусаган күзәнәкләрне тутырырга, киң колач белән йөрергә, яшәргә кирәк иде. М.Мәһдиев. Кайгыдан чык – Күзеңне томалаган, Акылың ач – Бәхетең чорнап алган. Ф.Яхин

34) Физик үсешнең билгеле бер чорына хас үзлекләр, сыйфатлар бетү, юк булу. Балалыктан чыгып җитмәгән, бит алмалары кызарып, чокырланып торган бу кызның сораулары шулхәтле самими иде, Урманов теләсә-теләмәсә дә көлемсерәп куйды. Г.Әпсәләмов. Ә Мансур дигәннәре бөтенләй япь-яшь, үсмер малайлыктан чыгып килгән егет кенә, үзе бик оялчан да булса кирәк, минем белән күрешкәндә, нәкъ кызлар төсле, ияк очына кадәр кызарды. Ә.Еники

35) Срок, вакыт һ.б.ш. бетү, узу, ахырына җитү. Элеккеге кебек үк, аның көннәре подразделениеләрдә үтә, ләкин хәзер, командировкасының срогы чыккач та, ул редакциягә кайтырга ашыкмый иде. Г.Әпсәләмов. Солтан аны көтте-көтте дә, инде вакыты чыккач, план-проспектын берничә нөсхәдә Сабир Кәшфиевичтә калдырып китте. Ф.Яхин

36) сөйл. Уку йортын тәмамлау, уку йортында укудан туктау. Мәдрәсәдән чыкканчы, Җәләлгә аның белән узышырга, үзен шуңардан шәп итеп күрсәтү өчен тырышырга туры килде. Г.Ибраһимов

37) Иҗтимагый тормышның яңа шартларына күчеп эшли һәм яши башлау. Без, социализм төзибез, гомуми хөррияткә чыгабыз, байлык эчендә йөзәчәкбез дип, илнең гасырлар буе тупланган малын-байлыгын әрәм-шәрәм итеп, бер мәртәбә нык ялгыштык бит инде. Ә.Борһанов

38) Актив эшчәнлектән ялның нинди дә булса төренә күчү. Һашим, шушы йомык күзле төрмәдә утыз өч ел гомерен калдырып, пенсиягә чыккан иде... А.Гыйләҗев. Җәйге ялга чыкканнан соң, аның Сөмбелне күргәне-очратканы да юк. А.Хәлим

39) Башлану, күтәрелү (җил, давыл һ.б.ш.). Көндез бераз аязытып торса да, хәзер җәяүле буран чыккан... А.Гыйләҗев. Каяндыр көчле җил чыгып, юкәнең куе ябалдашларын шаулатып йолкый башлады. Г.Гыйльманов

40) Берәр нәрсәнең башлангычы барлыкка килү, башлану. Әбинең уллары-кызлары үсә төшеп, кул арасына керә башлагач кына, сугыш чыга. В.Нуруллин. Атналар-айлар буена кешеләр бер-берсенә бәрелеп-ышкылып яшәгәч, алар арасында ызгыш-талаш та чыгып киткәли. Ә.Еники

41) Берәр нәрсәнең нәтиҗәсе буларак барлыкка килү. Айгыр мәсьәләсендә бераз комачаулык чыкты. М.Галәү

42) Нинди дә булса эш-хәрәкәт нәтиҗәсендә берәр төрле хәл хасил булу; берәр төрле халәт, күренеш барлыкка килү

43) Табылу, килеп чыгу; мөмкинлек, шартлар туу. Рабочком председателе Корнишинга ашыгыч эш чыкты. А.Алиш. Ул әллә кемнәрдән өшкертеп китертсә дә, файда чыкмады. Г.Исхакый

44) Тумышы белән берәр халыктан, урыннан яки социаль катлаудан булу. Фәхри авылдан чыккан, хәзерге көндә татар авылының активистларыннан булып, башка шундый күп активистларныкы кебек үк, моның да биографиясе бик гади. Г.Ибраһимов. Соңгы егерме ел эчендә безнең колхоздан күпме белгечләр чыкты. Т.Гыйззәт

45) Берәр социаль катлаудан аерылу. Соңрак аларга ярлы гаиләдән чыккан яки байларда асрау булып эшләгән кызлар да кушылган. Ә.Еники

46) Берәр берләшмәдә, оешмада әгъза булудан туктау, шуның эшенә катнашмый башлау. Җилсин дә шул партиядән чыкты түгелме соң? Л. Лерон. Ә сектадан чыгу – тормышка аша алмаслык хыял. Безнең гәҗит

47) Берәр төрле шәхес булып формалашу, берәр төрле кеше булып әверелү. Тик Карипнең, аны күреп: «Малайны әрәм итмә, Салах абзый, аңардан яхшы кеше чыгачак», – дигән сүзләренә каршы, көлемсерәп кенә: «Әйдә укысын, укысын, аның бер эше дә юк», – дип җавап кайтарды. А.Алиш

48) Басылу, нәшер ителү. Ярар, бу елда башка телләрдә күп китапларыбыз чыкты ди. М.Хуҗин. Патша сараеның матбугат органы эшләп килә: бәйрәм саен конторда, мәктәптә, савымчылар йортында һәм автопаркта даими рәвештә стена газеталары чыга. К.Кәримов

49) Гамәлгә кертелү, халыкка игълан ителү (закон һ.б.ш.). Приказ чыккан, цехка кертмиләр, сөйләшеп аңлашыр кеше дә юк. Ә.Еники. 1773 ел. Бу елны дин иреге турында Әби патшаның фәрманы чыга. Р.Батулла

50) Иҗат ителү, иҗат процессында барлыкка килү. Машинага карап шигырь чыкмый. Г.Афзал. Кайттым картлыгымда, Туган туфрагымда Йөрәгемнән мәхзүн җыр чыга. И.Юзеев. Күңелнең мең дә бер кылы тартыла да, җыр чыга! М.Мәһдиев

51) сөйл. Ясалу, эшләнеп барлыкка килү. Кызларга яңа модалы кием чыкты. Яшел Үзән

52) Халык алдында, аудиториядә берәр хәбәр сөйләү, белдерү, чыгыш ясау. Болардан тыш, Г. Рәхим Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм гыйльми үзәктә күпсанлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. М.Мәһдиев. Икенче көнне күмхуҗның идарә утырышында Сабирҗанны завхозлыктан куу тиешлеге хакында озын-озак дәлилле һәм дәлилсез нотык белән чыгып, рәиснең ризалыгын алган. Ф.Яхин

53) Кемгә яки нәрсәгә дә карата үзеңнең фикереңне, мөнәсәбәтеңне ачыктан-ачык белдерү. Ул аяк-кулы белән уртак карарга каршы чыкты, арадан бер-ике кеше аны куәтләде, әмма күпчелек һәрчак җиңә: аларның фикере шау-шу арасында күмелеп тә калды. А.Гыйләҗев. Шагыйрьнең тарихка мифологик ышанулар аша килүен шул чорда ук олуг тарихчы З.Вәлиди дә хуплап чыга. Казан утлары

54) күч. Бер якны ташлап, икенче якка кушылу, күчү. Бик азлары гына үзләре теләп дошман ягына чыккан... Г.Әпсәләмов

55) күч. Баш тарту, тотмый башлау (дин тур.). – Үзегез һәлак булгансыз-булгансыз инде, зинһар, мине генә чиркәүгә алып бармагыз, зинһар, мине генә көчләмәгез, асыгыз, кисегез, мин диннән чыкмыйм! – дип үкереп елый һәм автомобильдән төшәргә тырыша иде. Ф.Әмирхан. 1905 елның апрелендә, дин тоту иреге бирелгәч, күп крестьяннар христианлыктан чыгу турында үтенеч биргәннәр. Тормыш // Икенче дингә күчү. Христианлыктан чыгып исламга килү

56) күч. Бик күпләргә билгеле булу, таралу (хәбәр, дан һ.б.ш.). [Сәрбиҗамал:] Яратмасам да, әби, бу – бик зур оят эш бит, кеше күзенә нихәл итеп күренерсең. Кеше арасына исемем чыкса, нишләрмен? Г.Камал. Бөтен тирә-якта ат тану белән даны чыккан Гәрәй картның күзенә бу елкылар эчендә начар гына, ябык кына бер тай чалынган. Г.Гыйльманов

57) Берәр максат белән нинди дә булса аппарат, җайланма һ.б.ш. аша үтү; шуның белән эшкәртелү. Картының нәкъ шушы вакытта урман аланында сәер кунагы белән бәрәңге пешереп ятканлыгын белеп алган Хәерниса түти яңа гына сепараттан чыккан каймагын әзерләп куя. Ф.Яруллин

58) Берәр нәрсә табылу; булуы билгеле булу, ачыклану. Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Ә.Еники. Аңа, нишләптер, үзе казыган чокырдан бихисап хәзинәләр чыгар кебек тоела. А.Хәлим

59) Җир астыннан алыну (файдалы казылмалар тур.). Бакыр чыкмас җирдән алтын эзләмә. Әйтем. Татарстанда кара алтын чыга, шуның белән никадәр яңа завод-фабрикалар сафка баса башлаган вакыт. Н.Әхмәдиев

60) Тотылу, эләгү (балык тур.). Ике вагонлап балык чыккан иде. Ш.Камал

61) Туры килү; эләгү, тию. Ә ул киләсе кичне җиңги, амбардан ит алып кайтып, бик шәпләп аш пешереп куя, һәм, әлбәттә, миңа да өлеш чыга. В.Нуруллин. Ел саен алты-җиде йөз сумлык билет алам, биш-алты тәңкәлек отыш чыга. Р.Батулла

62) Берәр нәрсәгә нигезләнеп фикер йөртү, шуңа таянып эш итү. Инде чыннан да мондый дәлилдән чыгып фикер йөртсәк, хайваннарның һәм үсемлекләрнең яңа төрләрен, клонлаштыруны, генетиканы һәм гомумән фәнне дә, теләсә нинди иҗатны да Аллаһ Тәгаләгә тиңләшергә тырышу дип санарга кирәк. Казан утлары

63) Берәр нәрсәнең сәбәпчесе булу, чыганагы булу (сүз, гайбәт һ.б.ш. турында). Миннән чыккан сүз түгел бу

64) Сарыф ителү, тотылу (акча һ.б.ш.). Бу йортыңда берәр балаң Гомер итәр микән соң? Берни белмим. Әле анда – Тик таш тезгән өемдер... Биниһая чыгым чыга. Мәшәкать күп, гомер – бер! К.Булатова. Интернатта одеял, урын-җир япмалары, тастымаллар, сабын-порошоклар – барысы да бар, сатып ала башласаң, әллә күпме акча чыга. К.Кара

65) Берәр ир белән тормыш кору, аның хатыны булу (гадәттә кияүгә, иргә, тормышка сүзләре янында). Зәйнәп Рәшиткә кияүгә чыкты. З.Хәким. Бераздан әнием икенче иргә чыкты. Ф.Яруллин. Ул өйләнгән кеше булган, аның хатыны Себердә, ул инде кабат тормышка чыккан. Г.Гыйльманов

66) Йомыркадан чебеш, бала яралу, барлыкка килү (кошлар, җир-су хайваннары һ.б.ш. тур.). Өч йөз күкәйдән өч йөз чебеш чыга. Ф.Яруллин. Һәр елны ул кайтышка бәпкәләр чыккан була. В.Нуруллин

67) Нәрсәнеңдер җавабы табылу. Эзли торгач, бу сорауның җавабы чыкты

68) Читләшү, читкә китү. Темадан чыгу

69) Коръәнне, нинди дә булса сүрәне башыннан ахырына кадәр тулысынча уку. Дәрвиш коткарды улыңны, Коръән чыккан дәрвиш. М.Хәбибуллин. Кем өшкерде, кем «Ясин» чыкты, кем даруын, үләнен бирде – барысы да үлеп яткан бала тирәсендә бөтерелде. Ф.Бәйрәмова

70) Эш-хәлнең билгеле бер нәтиҗәгә килүен белдерә. Ләкин бу мәшәкатьләр бушка чыкмады: мулла кияү белән Саҗидәне парлап ашка чакыра башладылар. Г.Исхакый. Бабайның сүзе чыннан да дөрескә чыкты. Г.Әпсәләмов

2. ярд. ф. функ. 1) Бик күп предметларга юнәлгән эш-хәрәкәтнең эзлекле үтәлүен белдерә. Шуннан соң гына Карп Васильевич Газинурны игътибар белән баштанаяк карап чыкты. Г.Әпсәләмов. Габделбәр барысының да чаңгы йозакларын тикшереп чыкты. А.Хәсәнов

2) Эш-хәрәкәтнең башыннан алып ахырына кадәр үтәлүен, башкарылуын белдерә. Ул, озын керфекләр белән каймаланган үтә ялтыравыклы соры күзләрен кыса төшеп, телеграмманы укып чыкты. А.Гыйләҗев

3) Нәтиҗәле эш-хәрәкәтне белдерә. Сөт кайнап чыкты // Тулысынча, кайтаргысыз рәвештә башкарылган эш-хәрәкәтне белдерә. Сумка бавы өзелеп чыкты

4) Билгеле бер урында, пространство чикләрендә барган эш-хәрәкәтне белдерә. Райүзәкнең бер генә урамына тезелешкән эреле-ваклы кибетләрен йөреп чыга. Ә.Еники

5) Нинди дә булса вакыт аралыгында дәвам иткән эш-хәрәкәтне белдерә. Ике көн, ике төн буена Козьма кичәге хаким гәүдәсен утын сараенда саклап чыкты. В.Имамов

6) Көтелмәгән яки кинәт башкарылган эш-хәрәкәтне белдерә. Әниемнең сул як яңагы шешеп чыккан икән, әле генә күрдем. А.Гыйләҗев. Кайчак тормышта адәм ышанмаслык хәлләр дә килеп чыккалый. А.Тимергалин

Чыкмаган җаны гына (бар) Бик хәлсез һәм чирле яки карт кеше турында. Зифа карчыкның тик чыкмаган җаны гына бар иде. Г.Ибраһимов

Чыга башлау Чыгарга тотыну. Заводның кызыл кирпеч стеналары капкасыннан эш киеме, блузалар, кепкалар, шәлләр, бүрекләр кигән эшчеләр чыга башлады. А.Алиш

Чыга килү Күптәннән, эзлекле рәвештә чыгу. Газеталар даими чыга килә

Чыга тору Ниндидер эш, процесс башлангычы, шуны көткән арада чыгу; һаман чыгуы дәвам итү. Ләкин бүген кичкә каршы бер-бер артлы мәшәкатьләр чыга торды. Г.Ибраһимов. Яңа авырулар да кабул ителде, терелгәннәре чыга торды, операцияләр дә ясала торды. Г.Әпсәләмов

Чыга төшү Бераз чыгу; тагы да чыгу. Кыз ишектән чыга төште

Чыгып бару Берсе артыннан берсе чыгу, эзлекле рәвештә чыгу. Теплоход причалдан ераклашкан саен, кояш та болыт астыннан күбрәк чыга барды. Г.Әпсәләмов

Чыгып бетү Барысы да чыгу. Яшьтәшләр һәммәсе кияүгә чыгып бетте!.. А.Гыйләҗев

Чыгып калу Чыгарга өлгерү. Галимнең китабы гарәп язуында чыгып калды

Чыгып карау Сынау, нәрсәнедер белү-тикшерү максаты белән чыгу. Җимерек күпер аша чыгып карау

Чыгып килү Күптәннән эзлекле рәвештә чыгу. Газета берничә ел рәттән чыгып килә

Чыгып тору Даими чыгу; сөйләү моментында чыгу

Чыгып яту сөйл. к. чыгып тору. Зәй елгасының сул ягында сузылган текә таулар итәгеннән күпсанлы чишмәләр чыгып ятканнар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә