ЧЫГТАЙЧА рәв. 1. 1) XV–XVI гасырларда формалашкан, Урта Азия территориясендә гамәлдә йөргән язма әдәби төрки телдә, чыгтай телендә

2) Чыгтайлар рәвешенчә, шулар кебек. Чыгтайча киенеп йөрү

2. с. мәгъ. Чыгтай телендә булган. Күп сүзләр татарча, госманлыча һәм чыгтайча формада кара-катыш йөртелә. Г.Рәхим. Шул рәвешчә, әсәрнең мөндәриҗәсендә булсын, телендә булсын, беркадәр аермалар бар. Безнең «Мәликә китабы» яки башка бер чыгтайча вариантыннан күчерелгән, яки татар укучысының үз тарафыннан үзгәртелгән һәм кыскартылган булырга кирәк. Н.Исмәгыйлов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә