ЧЫГТАЙ и. тар. Баштан ХIII гасыр ахырыннан алып XIV гасыр ахырына кадәр Мавәраэннәһер территориясендәге күчмә кабиләләр вәкиле, соңрак (ХIX гасыр ахырына кадәр) хәзерге үзбәкләр белән уйгурларны берләштергән халыкның вәкиле. Алтын Урда җирлегендә туып, Идел йортта гаять киң таралган Рабгузый китабын да әдип, мәсәлән, чыгтай ядкәре дип кенә карый. Х.Миңнегулов. Аның аркылы без Суфи Аллаһияр, Ясәви шикелле чын суфи шагыйрьләргә генә түгел, бәлки турыдан-туры чыгтай классикларына, Нәваиларга тоташабыз. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә