ЧЫГАРЫЛЫШ и. 1) Уку йортын бер үк вакытта тәмамлаган укучыларның чираттагы төркеме. Аны тәмамлаган беренче чыгарылыш студентлары, мәсәлән, Мәскәүдә укыганнардан ким-хур түгел! Ю.Сафиуллин

2) Заемның аерым бер вакытта куллануга чыгарылган партиясе

3) Газетаның берәр истәлекле саны яки әдәби, фәнни әсәрнең шундый тиражы. Мин Украинада сәяхәт кылып йөргән көннәрдә, «Комсомольская правда» шул ил өчен махсус чыгарылышында миллиардер Ринат Әхмәтовның арзан бәягә зур ширкәтләрнең акцияләрен сатып алуын тәнкыйтьләп чыкты. Д.Гыйсметдин

4) Нинди дә булса җайланма, машинаның яңартылган, камилләштереп җитештерелгән моделе. «Жигули»ның соңгы чыгарылышы! А.Гыйләҗев. Айфонның яңа чыгарылышы

5) Даими радио яисә телевидение тапшыруының эфирга чыккан чираттагы кисәге. «Пусть говорят» тапшыруы чыгарылышының икесенең берсе шушы темага багышлана. Шәһри Казан. Тапшыру чыгарылышларына темаларны сайлаганда, менә шушы ике юнәлеш геройларын күрсәтергә тырышабыз. Әгерҗе хәбәрләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә