ЧЫГАРЫЛУ ф. төш. юк. к. чыгару. [Әпрәй:] Аннан, товарищ политотделенҗә, үзең беләсең, (күңелсезләнә) теге бригададан чыгарылганнан соң, үкертеп эшләп тә йөрим инде. А.Алиш. Мондый матурлык турында чыгарылган көйләр, моңнар да мәдәниятнең иң матур җәүһәрләреннән торалар. Г.Кутуй. Кичә басуларга билгеләнгән күләмдә ашлама чыгарылды. М.Вәлиев

Чыгарыла башлау Чыгарылырга тотыну. Ашлар чыгарыла башлады. Г.Ибраһимов. Татар телендә гәзит чыгарыла башлый, татар мәдәният йортында концертлар һәм спектакльләр куела. Т.Әйди

Чыгарылып тору Даими, гел чыгарылу; хәзерге вакытта чыгарылу. Бу күзәнәкләр кан ясаучы органда – сөякнең кызыл җелегендә ясалып торалар, талакта тупланалар һәм даими рәвештә, кирәк кадәрле микъдарда, канга чыгарылып торалар. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә