ЧЫГАРУ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса берәр предметның эченнән тышка алу, тышка алып кую. Менә Разия кесәсеннән ниндидер бер язу чыгарып укыды. А.Алиш. Фәтхулла куен кесәсеннән карандаш һәм дәфтәр чыгарды, бер битен ертып, ике-өч сүз тырнады. А.Гыйләҗев 2) Сыеклыкка батырылган берәр нәрсәне кире алу. Бүрәнәләр, күрәсең, әле яңарак кына судан чыгарылган – аларның кабыклары карайган, ләмгә, комга буялган, арба артларыннан исә пычрак су тамып бара иде. Н.Фәттах. Газизне судан тартып чыгаргач та могҗиза дәвам итә. Г.Гыйльманов 3) Берәр нәрсәне күмелгән, капланган җирдән казып яки тартып алу. Балчыкка типкәли торгач, ике бәрәңге казып чыгарды бу. Р.Зарипов. Машинаны кардан чыгарырга ярдәмчеләр килеп җиткән. Идел 4) Каян да булса берәр нәрсәне күтәреп алып чыгу, күчерү. Өченче көнне әни миңа әти йоклаганнан соң ашарга чыгарды. Г.Бәширов. Кызыл галан бәрәңге эре, яңа гына баздан чыгарылган, шуңа күрә халык, кем әйтмешли, ябырылып алды. Р.Кәрами 5) Кемне дә булса берәр нәрсәнең эченнән, чикләреннән читкә җибәрү, юнәлтү. [Дәүли:] Шуңа күрә сине авылдан чыгармаска куштылар. Т.Гыйззәт. Кемне-кемне, әмма Рәсүлне шәһәрдән чыгармаска, диделәр. Ф.Яхин 6) Берәр нәрсә аша тышка үткәрү, тышка сузу, тышка кую. Кыз аягын тишектән чыгара да иң элгәр братның йөзенә төкерә, аннары бүреген, умырып алып, теге тишеккә ата. Ф.Садриев. Бу тимер өеме безне монда китереп бикләде дә, хәзер тычканны тишектән чыгарып, үзе тишек янына килеп баскан мәче шикелле, күзләрен елтыратып көтеп утыра. Ялкын 7) Тышка салындыру, тыштан күренерлек итеп калдыру (чалбар балагы, күлмәк һ.б.ш.ны). Әбүзәр кинәт күзләрен ачты: биленә бизәкле киң каеш буып йөри торган шәһәр малае нишләптер күлмәген тышка чыгарып кигән түгелме? А.Тимергалин. Фаягөлнең башына кыңгыр салган ак береткасы, искерәк булса да, гәүдәсенең сылулыгын күрсәтеп торган кыска пәлтәсе, монда килгәч юнәткән кара резин итеге, пәлтәсе өстеннән чыгарып салган озын ике толымы – барысы да кояш нурында коена, кызның күзләрендә бар сафлыгы белән аяз күкнең зәңгәрлеге чагыла. А.Әхмәтгалиева 8) Пар, төтен һ.б.ш.ны бүлеп чыгару, бөркетү; читкә җибәрү, эчтән тышка өрү яки өрдерү. Нәкъ шул вакытта кече яктан, парларын чыгарып кайнап торган самавыр күтәреп, Зөлкамал килеп чыкты. Г.Галиева. Зәңгәр төтеннәр чыгарып, автобус кузгалып та китте. К.Кәримов 9) Бәреп, төртеп, сугып һ.б.ш. юллар белән нәрсәне дә булса үз урыныннан төшерү, кире алу. Былтырның утын кисүе, Шүрәле белән сөйләшүе, чөйне чыгарыр өчен балтасын ары-бире селтәве төгәл, ачык буяулар белән бик пөхтә эшләнгән. Т.Әйди. Менә ул соңгы кадакны суырып чыгарды һәм тартманы ачты. Кызыл таң 10) Нәрсәне дә булса урнашкан урыныннан кая да булса күчерү, икенче урынга урнаштыру. Ниса казларны агач келәткә терәп салынган кирпеч сарайга чыгарып урнаштырды. М.Хуҗин. Чанага тагы ике юл капчыгы чыгарып урнаштырдылар. Р.Мөхәммәдиев 11) Берәр урыннан тышка алып чыгу; ташлау. Велосипедны, аяк арасында уралмасын дип, чоланга ук чыгарып ташладылар. А.Гыйләҗев. Һәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. М.Кәбиров 12) Кемне яки нәрсәне дә булса берәр урынга кадәр җиткерү, китерү. Колун балта белән Нил абый чыбыкларны сындыра, мин, көрткә бата-бата, юлга чыгарам. И.Юзеев. Ул безне өйгә илтеп куяр да, аннары сине олы юлга чыгарып, берәрсенә утыртып җибәрер. М.Маликова 13) Куллардан ычкындыру, тотып тормый башлау. Һади йомылып артка ташланды, хыянәтче иптәшләре аны боҗрадан чыгармадылар. А.Гыйләҗев. Таһир аны кочагыннан чыгармады. А.Хәсәнов 14) Берәр нәрсә аша күчерү, кичәргә ярдәм итү (елга, күпер һ.б.ш. аша). Ниһаять, киң елга буена килеп чыктылар. Теге якка чыгарып куючы эзләп карадылар. М.Хәсәнов. Ә тегеләр гаскәрне елга аша чыгардылар. М.Хәбибуллин 15) Ярышларда үзеннән алга уздыру. [Зөлфия:] Вымпелны үзе дә алмый, бүтән савымчыларны да алга чыгармый. Ә.Хәкимов 16) Кемнедер эш урыныннан, вазифасыннан алу, бушату, азат итү. Әнине эштән чыгарганнар. Ф.Яруллин 17) Иреккә җибәрү, азат итү (мәсәлән, тоткынлыктан). Өч айдан соң профессорны, шәһәрдән беркая да китмәскә дип кулыннан язу алып, төрмәдән чыгардылар. Г.Әпсәләмов. Гөлбануны да камерага озаттылар. Атна да үтмәде, Гөлбануны чыгардылар. М.Хәсәнов 18) Берәр кешене яшәп торган урынын, квартирын ташлап, калдырып китәргә мәжбүр итү, куу. XVIII гасырның урталарыннан булса кирәк, япон дәүләте үзен башка бөтен халыклар, илчелекләр өчен ябык дип игълан итә, барлык чит кешеләрне илдән чыгара. Б.Рәхимова. Никахлы ир белән хатын булсалар да, загста язылышмагач, Рәсимәне квартирдан чыгарганнар. Туган як 19) Берәр нәрсәне ераккарак, читкәрәк ташу, илтү. Авылда калып та, аяк өсте тора алганнары белән кара көздән бирле станциягә ашлык чыгаралар иде. Л.Хәмидуллин. Ел буе җыелган тиресне чыгарып, бакча-басу буйларына ташып куйды. Г.Гыйльманов 20) махс. Товарларны башка дәүләткә җибәрү, экспортка озату. Фермерлар үзләре җитештергән уңышны чит илгә дә чыгаралар 21) сөйл. Товар сатылуга килү, сатылуга куелу. [Хәйри:] Иртәгә үк, Алла боерса, кибетеңне ачарсың да яшергән товарларны чыгарып сату итә башларсың... Г.Ибраһимов 22) Нинди дә булса эчке халәтне йөздә, чырайда чагылдыру, сиздерү, күрсәтү. Үзен ничек кенә нык тотарга, ихтыярлы итеп күрсәтергә, бирешмәскә, җебеп төшмәскә тырышмасын, безне капчыкта саклап булмаган кебек, эчтәгене йөзгә чыгармый калу мөмкин түгелдер, күрәсең. С.Поварисов. Ул, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, дәрәҗәсен югалтмыйча җавап кайтарырга тырышты. В.Имамов 23) Нинди дә булса тавыш, авазлар барлыкка китерү. Хәтта алтын каурыйлы кошларның мең төрле авазлар чыгарып сайрашуын ишеткәндәй булды. М.Хәсәнов. Пароход китеп, әллә ни вакыткача дулкыннар ярга бәрелә-бәрелә, кайта-кайта, төрле тавышлар чыгарып чупырдашалар. А.Гыйләҗев 24) Аңкыту, тарату (ис). Боларның аслары ягулы, өсләреннән бу чыгып тора, берничәсе ит куырганга охшаш чыжылдый, май, көек исе чыгара. Г.Ибраһимов. Сөмбел, тирә-якка тәмле ис чыгарып, бакчада коймак пешерергә тотынды. З.Кадыйрова 25) Тамызу, агызу, түгү (күз яшьләре). Габделәхәт, укыйсы бик килсә дә, фәкыйрьлекләреннән укый алмый калуын күзләреннән яшьләр чыгарып белгерткән иде. Г.Исхакый. Идарәгә әби барды, Күзләреннән яшь чыгарды. Г.Афзал 26) Нәрсәнең дә булса бер өлешен бирү, бүлеп бирү. Дамир өйдә калды, аның атларына да солыдан әз-мәз өлеш чыгардылар. А.Гыйләҗев. Тәскирә дә иртәле-кичле яңа сауган сөттән өлеш чыгара торган булды, бәрәңгесе, икмәк-тозы да уртак иде. Г.Гыйльманов 27) Табу, җир астыннан казып алу (файдалы казылмаларны). Бер ветеран истәлегенә Урман ачып, чуен юллар салды. Җир астыннан күмер чыгарды. Р.Фәйзуллин. Ул менә гомере буена таш чыгарды, тирә-юньдәге авылларда аның ташы тезелмәгән мунча да юктыр. Ф.Җамалетдинова 28) Берәр нәрсә барлыкка китерү, булдыру, пәйда итү. Анда безнең прапорлар-җилбәзәкләр белән мөселман байлары, муллалар, иман укып, тәкбир әйтеп, яшьләрне, мөгаллимнәрне суеп, үтереп, ерактагы Даутов планынча безгә каршы «борай фронты» дигән бер бәла чыгарып, халыкны әвәрә кылганнар икән! Г.Ибраһимов 29) сөйл. Уйлап табу, нәрсәдер эшләү юлын ачу. Кешеләр уйлап чыгарган бәйрәм түгел ич бу, табигать биргән бәйрәм... А.Гыйләҗев. Әлеге шул берләштерү мәсьәләсен дә, миннән котылу өчен, ул уйлап чыгаргандыр дип шикләнгән идем. В.Нуруллин 30) Нинди дә булса әдәби яки музыкаль әсәр иҗат итү. Кушылып җырлыйм җилләргә, җил чыгарган көйләргә. Аманулла. Кичке уенда Шәһри җыр чыгарды. Ф.Яхин 31) Бастыру, нәшер итү. Буш вакытларда газета чыгарабыз. Г.Кутуй. Алар күпме шигырь язды, Күпме китап чыгарды. К.Булатова. Ләбибә апа, матурым, байтак кына яшь авторларның беренче китапларын чыгаргандыр. А.Хәсәнов 32) Бастырып тарату, әйләнешкә кертү. Штраф түләргә җиңелрәк булсын өчен, Рәсәй 500 һәм 1000 сумлык яңа акчалар чыгарды. К.Кәримов. Русиядән калмыйча, Татарстан да үз ваучерларын чыгарды. Безнең гәҗит 33) Эшләү, салу, төзү (мичне). Авылда Галләм бабайны мич чыгарырга чакыралар. Н.Фәттах. Коесын казыйбыз, мич чыгарабыз һәм башка шундый күз күргән эшләр. А.Гыйләҗев 34) Йомырка басып утырып, чебиләр барлыкка китерү (кошлар турында). Урсал тауларында һәр яз саен Каракошлар бала чыгара. Н.Әхмәдиев. Кетәклектәге ояда кыртлый тавык, утырып, чебиләр чыгарган. Ф.Яхин 35) Чәйне кайнаган суда пешереп, төсен һәм тәмен тиешле дәрәҗәгә җиткерү. Чәй дигәннән, Рангазар чишмәсенең суы чәй чыгармый икән. Р.Гаязетдин 36) Күңелдән, хәтердән һ.б.ш. алып ташлау, оныту. Шул Гайни йөзе караны бер дә күңелдән чыгарып булмый, үзе болай бик матур да төсле түгел. Г.Камал. Синең хатыңны укыгач, мин башка эшләрне баштан чыгардым. Ә.Еники 37) Нинди дә булса хәлдән, халәттән котылырга ярдәм итү, икенче бер хәлгә, халәткә күчерү. Сез аны бер ай депрессиядән чыгара алмадыгыз, башта өч көн комада ятты. З.Кадыйрова. Төшенкелектән чыгарга кем ярдәм итә? Ялкын 38) Фикер йөртү, тикшерү һ.б.ш. нигезендә нинди дә булса нәтиҗәгә, карарга килү. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды. Г.Гыйльманов. Рәис Илдарович мондый кискен фикер чыгару ягында түгел идеме, әллә җавап белән канәгатьлек таптымы, – аларын ук белдереп тормады. Ф.Яхин 39) Тикшерү, хәл итү өчен тәкъдим итү, кую. Арытаба көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча эзлекле фикер алышу булды. Кызыл таң 40) Уйлап, исәпләп, тиешле җавабын табу (мәсьәлә чишкәндә). Бу саннарны гомуми билгеләмә итеп алдым да, миллион ярымлы Казан халкына бәйле чагыштырма тигезләмә төзеп, җавабын чыгардым. Ф.Яхин 41) Нинди булса сүз, идея, вакыйга һ.б.ш. турында билгеле караш, билгеле позиция, фикер тудыру. Шуңарга Тимерҗанның һәр фокусын ялганга чыгарырга тырышадыр. Ф.Яруллин. Инде башларына европа эшләпәсен киюне, ак яка өстеннән төсле бант тагуны, кәчтүмнән йөрүне дә дөрескә чыгарганнар, җитмәсә үзләре дә шулай киенеп алганнар. Ф.Яхин 42) сөйл. Берәр зат, әйбер яки күренеш хакында нинди дә булса хәбәр тарату. Һәм, чыннан да, әгәр икесе дә йөзәр сум тамызган булмасалар, чынлап та кеше арасына исемнәрен чыгарачак идем, ярый әле биреп котылдылар. Г.Камал. Юк-бар кеше турында гайбәт чыгара алмыйлар. Р.Батулла 43) Киң халык массаларына игълан итеп, гамәлгә кертү (норматив актларны). Бу якларны үзләштерү кирәк, Патша шундый указ чыгара. Н.Әхмәдиев. Идарә утырышында карар чыгардык. А.Гыйләҗев 44) Рәсми карар нигезендә әзерләп гамәлгә кертү. Әлеге зур вакыйга хөрмәтенә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» Россиянең дәүләт медале чыгарылды. Шәһри Казан 45) Кемнән дә булса Коръәнне, нинди дә булса аерым сүрәне тулысынча укыту. [Зөләйха:] Менә Коръән чыгарыйм дигән идем. Г.Исхакый 46) күч. Нинди дә булса сер булган яки яшереп сакланган уй-фикерләрне, хисләрне сөйләү, кешегә белдерү. Ә Закир аңа ышанып, бөтен эчке серләрен чыгарып салган. Акчарлак 2. ярд. ф. мәгъ. 1) Ниндидер эшнең билгеле бир чиккә җиткәнче үтәлүен белдерә. Суны кайнатып чыгару 2) Нинди дә булса эшнең тулысынча үтәлүен белдерә. Өйне җыештырып чыгару ◊ Чыгар да сал гади с. Бернәрсәгә карамастан нәрсәнедер хәзер үк бирүне яки әзер хәлдә китерүне таләп итү турында. Чыгарып алу этн. к. ябыштырып алу ( чыгару). [Сибгать:] «Әгәр шул төнне чыгарып алмасам, иртәгесен аны Караталга бирәләр иде», – диде. А.Шамов. Чыгарып сал к. чыгар да сал. Барысын да үзең чыгарып сал, юкса... В.Имамов. Бер баштан икенче башка йөргән хәрби патруль үзенчә акча эшли: сәдәфең төймәләнмәгән икән, акчаңны чыгарып сал. З.Мәхмүди Чыгара бару Эзлекле рәвештә, бер-бер артлы чыгару. Лена минем күңелемнән, азлап-азлап, Ларисаны кысрыклап чыгара барган... А.Гыйләҗев Чыгара башлау Чыгарырга тотыну. Хафиз карт, йөк өстенә менеп утырып, бисмилласын әйтеп, брезент сумкасындагы ризыкларны чыгара башлады. В.Нуруллин Чыгара тору Ниндидер эш, процесс башланганчы яки шуның барышында чыгару. Тол хатын Гөлйөзем белән Шәвәли карт бу авыр язмышны озаклап, кабатлап сөйләгәндә, Мәрхәбә һаман күзеннән яшен сөртә-сөртә утырды; шуның белән бергә төенчеген бөтенләй чишеп, аннан бүләкләрен чыгара торды. Г.Ибраһимов Чыгара төшү Берникадәр, бераз чыгару. Чалбар балагын итектән чыгара төшү Чыгара язу Чак чыгармый калу. Мәүләви беренче күрүендә, Харисовның күзе һәм колагы белән булашып, шул турыда әкият чыгара язган иде. Г.Толымбай Чыгарып алу Аз гына, кыска гына вакыт чыгару. Бармаклары белән өстәлгә сугып, барабандагы кебек ниндидер тавыш чыгарып алды. З.Зәйнуллин Чыгарып җибәрү Озакка сузмыйча чыгару. Мин кыз баланы бу хәлендә урамга чыгарып җибәрә алмыйм. А.Гыйләҗев. Стройдагы барча солдатларны чик буйлап йөрергә чыгарып җибәрделәр. М.Маликова Чыгарып килү Күптәннән һәм даими чыгару, чыгаруны дәвам итү. Авыр сугыш елларында, СССРдагы әдәби журналлар барчасы тукталып торганда да, Татарстан Язучылар берлеге чыгарып килгән «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы белән ничек горурланмыйсың? А.Тимергалин Чыгарып кую Кинәт, бер тапкыр чыгару. Рюмка, нечкә зыңгылдап, матур тавыш чыгарып куйды. З.Зәйнуллин Чыгарып салу Кисәк кенә, шунда ук чыгару. Юкка булган икән: чапкын килә-килешкә үк, ияреннән төшеп тормыйча да яңалык чыгарып салды. В.Имамов Чыгарып тору Даими чыгару; хәзер, әле чыгару. Ис чыгарып тору Чыгарып яту сөйл. к. чыгарып тору. Алар аны җыеп алалар икән дә, акрын гына аска үткәреп, чишмәләргә, елгаларга өлеш чыгарып яталар икән. А.Гыйләҗев |