ЧЫГАНАКЧЫЛЫК и. Тарихи язма чыганакларны өйрәнү һәм алардан файдалану ысуллары белән шөгыльләнә торган фәнни дисциплина. Шул ук вакытта тарих белеменең чын фәннилеккә туры килә торган махсус тармаклары да бар. Мәсәлән, узганны өйрәнер өчен кирәкле мәгълүматларны туплап, аларның ни дәрәҗәдә дөрес хәбәр бирүләрен тикшереп ачыклый торган чыганакчылык (источниковедение) өлеше. Р.Вәлиев . Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барган «түгәрәк өстәл»дә Габдулла Тукайның шәхесен һәм иҗатын өйрәнү, чит илләрдәге, Россиянең башка шәһәрләрендәге мирасын барлау, күптомлыклар һәм «Тукай» энциклопедиясен басмага әзерләү, текстология, әдәби чыганакчылык мәсьәләләре турында сүз барды. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә