ЧЫГАНАК и. 1) Су тибеп чыккан урын, чишмә. Нибары өч чыганак: Дәү чишмә, Кечкенә чишмә, Урманасты чишмәсе. В.Нуруллин 2) Берәр күренеш, процесс һ.б.ш.ның башлангычы булып торган нәрсә; нигезе. Тәрбия чыганагы – гаилә 3) Нинди дә булса файдалы казылма табыла торган урын. Тимер рудаларының иң зур чыганакларына Кривой Рог, Курск тирәсендәге чыганаклар керәләр. Химия. Яңа нефть чыганаклары эзләргә керештеләр 4) Нинди дә булса мәгълүматны, хәбәрне беренче булып бирүче кеше; берәр нәрсә турында хәбәр бирүче кеше, оешма. Берсе гомерен йортына гайбәт ташып уздыра, ә икенчесе үзенең дә гайбәт чыганагы булып китүеннән коты алынып яши. Р.Рахман 5) Фәнни тикшеренүдә кулланыла торган материал, истәлек, ядкәр. Әлеге милли хәзинәләребез, тарихи язма чыганакларыбыз, археология ядкәрләребез чал тарихның бик тирән төпкелләреннән башлана. М.Хәсәнов. Бу чыганакларның кайберсендә әсәрләрнең үрнәкләре дә китерелә. М.Хуҗин. Троицк шәһәре янында казакъ даласында булуын раслый торган бернинди дә чыганак юк. С.Сабиров |