ЧЫБЫРКЫЛА’У ф. 1) Чыбыркы белән кыйнау, сугу. Акъялны, һич кызганмыйча, чыбыркылап та, тимерчыбыклар белән дә кудылар. В.Имамов. Каршыга йөгереп килүче кызны күргәч, Самат, җырын өзеп, атын чыбыркылап куа башлады. Г.Галиева

2) күч. Нәрсә дә булса эшләргә көчләп мәҗбүр итү. Курку мине бөтен нәрсәдән дә ныграк чыбыркылады. Ф.Яруллин. Шуңа күрә халыкны, көне-төне чыбыркылап, зәмһәрир салкында эшкә куалар. Ф.Бәйрәмова

3) күч. сөйл. Каты, кискен тәнкыйтьләү. Юкка үзеңне чыбыркылап утырасың. И.Диндаров. Узасы эш узган, үзеңне үзең чыбыркылаудан файда юк, туктарга вакыт. Г.Исхакова

Чыбыркылап алу Тиз генә, кыска гына ара чыбыркылау

Чыбыркылап йөрү Дәвамлы, озак вакыт чыбыркылау. Юк шул, хакимият алышынган саен, хыянәтче уллар үз анасын талый, бәгырен өзеп ала, аны сансыз мал урынына чыбыркылап йөртә. В.Имамов

Чыбыркылап тору Әледән-әле, гел, даимән чыбыркылау. Һәркемне исән-имин котылу хәсрәте чыбыркылап торыр, аркаларына алтын төягәннәре су астына китәр, байлыкның кадере, тормышның рәхәте бетәр. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә