ЧЫБЫРКЫ и. Хайваннарны куалау өчен юкә, каеш һ.б.ш.дан ишеп ясалган һәм сапка беркетелгән бау. Ике көтүче, чыбыркы белән җиңелчә генә суккалап, хайваннарны алып килде. Р.Сәгъди. Малайлар, чыбыркы сабын күкрәкләренә кысып, таналар артыннан йөгерделәр. Р.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә